Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә җитәкчеләр махсус хәрби операциядәгеләр гаиләләрен газеталарга яздырды

Бүген Зәй шәһәр хакимиятендә махсус хәрби операциядәгеләрнең әти-әниләренә, гаиләләренә район басмалары – “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” яздыру буенча хәйрия акциясе үтте.

Анда район җитәкчеләре,  Совет, башкарма комитет карамагындагы идарәләр  башлыклары почта аша һәр гаиләнең өйләренә килә торган итеп газеталар яздырып бүләк иттеләр. 

Иң беренче махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләренә күпләп район газеталарын район башлыгы Разиф Кәримов яздырды. Аны урынбасары Петр Уразайкин,  район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров һәм башка җитәкчеләр күтәреп алды. 

- Мин һәрвакыт әйтеп киләм, безнең район газеталарында иң дөрес, тикшерелгән мәгълүмат бирелә. Шуңа да “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” һәр гаиләнең мәгълүмат чыганагы булырга тиеш, дип саныйм. Без һәр ел саен район хакимиятендә авыр социаль хәлдәгеләргә, ярдәм итәргә теләгән кешеләребезгә газеталар яздыру буенча  хәйрия чарасы оештырабыз. Бу исә район халкын тулы күләмдә район хәлләреннән хәбәрдар итү максатында эшләнә. Шәхсән үзем газеталарда хезмәт кешеләре турында язылган язмаларны яратып укыйм һәм күбрәк районыбызның төрле тармакта тырышып эшләүче кешеләре турында җылы эчтәлекле мәкаләләргә киң урын бирелүен телим, - диде район башлыгы.

Хәйрия акциясе нәтиҗәсендә  30лап махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсе  агымдагы елның икенче яртысына район басмаларын алачак.

автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев