Зәйдә Җиңү көненә алмагачлар утырттылар
Бүген Зәйнең Җиңү Бульварында 81 төп яшь алмагачлар утыртылды.
Әлеге чара Бөек Җиңүнең 81 еллыгын каршылау уңаеннан символик сан күләмендәге яшел үсентеләр утырту белән үтте. Яшь алмагачлар карт агачлар урынына утыртылды. Алар киләчәктә Җиңү бәйрәме көннәрендә шәһәр уртасындагы күркәм бакчаны ак алмагач чәчкәләренә күмәчәк. Агач утырту чарасында район җитәкчеләре, өлкән буын, яшьармиячеләр, “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары, шәһәрне яшелләндерүчеләр, махсус хәрби операция ветераннары бергәләп катнаштылар. Көн дә махсус сайлап алынгандай искиткеч җылы, кояшлы булды, ул һичшиксез күркәм үсентеләрнең тиз көннәрдә ныгып китәчәгенә гүя ишарә иде.
- Без үзебезнең Җиңү Бульварын инде берничә ел дәвамында яңартып киләбез. Алдагы елларда биредә Азатлык китерүче солдат һәйкәле яңача бронзадан эшләнде, Советлар Союзы Геройлары бюстлары яңартылды, махсус хәрби техника кайтартып урнаштырдык. Инде менә Җиңү Бульварын яшь үсентеләр белән бизәргә керештек. Узган ел Бөек Җиңүнең 80 еллыгына зәңгәр чыршылар утыртсак, быел 81 данә өч төрле сорттагы алмагачларга киң урын бирдек. Алмагач чәчкәләре бит алар аклык, сафлык, Җиңү төсе. Алга таба аларның зәйлеләрне сөендереп күркәм аклыкка төренеп утыруын телибез, - диде Разиф Кәримов.
Ә әлеге алмагачлар утырту башлангычы белән чыккан хезмәт ветераны, атказанган агроном Рифкать абый Шәвәлиевның сөенече эченә сыймый. Ул Җиңү Бульварындагы алмагачларның картаюына бик борчыла иде.
- Мин бүген бик шат. Чөнки икенче тапкыр Җиңү Бульварына алмагачлар утырту бәхетен татыдым. Иң беренче без бирегә алмагачларны 1975 елда, Җиңүнең 30 еллыга атап утырткан идек. 50 елдан артык үскән агачлар инде шактый сүлпәнләнгән иде, менә бүген бу урын яшь алмагачлар белән бизәлде. Район җитәкчелегенә минем идеяне хуплаулары өчен зур рәхмәт, алга таба аларны менә шушы агач утыртуда катнашкан яшьләребез кадерләп үстерсен, дигән теләктә калам, - диде ветеран.
Шул рәвешле Җиңү Бульвары яшь алмагачлар белән тулыланды, алар акрын искән җилдә тибрәлеп әле бик күп еллар Җиңү көнен каршыласын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев