Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә иң эре предприятиеләрнең берсендә район җитәкчелеге булды

Бүген Зәй ГРЭСында район башлыгы Разиф Кәримов хезмәт коллективы белән очрашты.

Ул үз чыгышында районның 2025 елдагы социаль-икътисади үсешен бәян итте. Әлеге күрсәткечләр республикада районның сигезенче урында торуын дәлилли.

- Безнең районның һәр уңышында ГРЭС хезмәткәрләренең өлеше зур, чөнки биредә 823 зәйле хезмәт куя. Район бюджетын тулыландыруда грэслыларның тырышлыгы зур. Шулай ук предприятиедә яшьләрне энергетика тармагына тарту юнәлешендә махсус, эзлекле программа эшли, мәдәни, спорт чараларында да предприятие хезмәткәрләре актив катнаша. Сезгә район, шәһәр белән даими бер дулкында булуыгыз өчен рәхмәт! Махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм оештырудагы эшегезне аеруча югары бәялибез", - диде Разиф Галиевич.

 Ә предприятиенең җитештерү эшчәнлеге, 2026 елга планнар турында станция директоры Дмитрий Прохоров бәян итте. Катлаулы чорда эшләүгә карамастан, ГРЭС узган елгы җитештерү күрсәткечләрен саклап калып, районны, республиканы электр һәм җылылык энергиясе белән тәэмин итүне дәвам итә.

- Алга таба да без төбәгебезне иң кирәкле энергия ресурслары белән тәэмин итүдә өзеклекләргә юл куярга тиеш түгелбез", - дип басым ясады ул.

 Разиф Кәримов, хезмәткәрләрдән һәр шикле гамәлләргә игътибарлы, уяу булуны сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев