Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә ике хәрби гаиләсендә яңа туган балаларга 100 мең сумлык сертификат тапшырылды

Яңа ел алдыннан Ватаныбыз сагында торучы Зәйнең ике хәрбие гаиләсендә шатлыклы вакыйга — балалары туды.

Бүген педагогик-психологик үзәктә Хәлиловлар һәм Носовлар гаиләләрен бала тууы белән район башлыгы Разиф Кәримов котлап, 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Тантанада  ялга кайткан хәрбиләр, район җитәкчелеге, волонтерлар  катнашты. 

- Сезне гаиләгездәге иң мөһим вакыйга - балалар тууы белән котлыйм.  Бәхетле  булсыннар, сезгә  ныклы сәламәтлек, иминлек телим, - диде  Разиф Галиевич.

Хәлиловлар гаиләсендә 23 декабрьдә кызлары туган. Гаилә башлыгы Сәйфулла  бүгенге көндә махсус хәрби операциядә илебез иминлеге сагында тора. 

-Кызыбызга София дип исем куштык. Иремә кызым туу белән телефон аша хәбәр иттем һәм кызыбызның фотоларын җибәрдем, - ди яшь әни Алинә. 

Ә Носовлар гаиләсендә 16 декабрьдә уллары туган. Аңа Константин дип исем кушканнар. Гаилә башлыгы Игорь махсус хәрби операциягә мобилизация буенча китә. Бүгенге көндә ул сәламәтлеге торышы буенча хәрби хезмәттән азат ителгән. Игорьга – 28, тормыш иптәше Ангелинага – 21 яшь. Алар Игорь махсус хәрби операциядән кайткач танышкан. 

-Мин Чаллыда укыганда безне уртак дусларыбыз таныштырды. Игорь улыбыз тууга бик сөенде, миңа бала карауда бик булыша, - ди Ангелина. 

Очрашуда катнашучылар балаларның сәламәт, әти-әниле, бәхетле булып үсүен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев