Зәйдә авыл хуҗалыгы техникасы язгы чәчүгә әзер
Бүген язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасы әзерлеген тикшерү максатында Зәй районы агрофирмалары машина-трактор паркларында эшләгән махсус комиссия тракторларның, чәчкеч аргегатларның төзеклеген югары бәяләде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының бүлек башлыгы урынбасары Булат Яруллин җитәкчелегендә тармак белгечләре, “Ростехнадзор” инспекторы, агрохолдинг вәкилләре иртә таңнан “Зәй” агрофирмасы “Алга” бүлекчәсе, “Восток “агрофирмасы Ал. Бистәсе, “Зәй шикәре” агрофирмасы “Чыбыклы” җитештерү комплексы, Гүлкин авыл җирлегендәге “Союз-Агро” ҖЧШенә караган машина – трактор паркларында, ашлама складларында булдылар. Комиссия әгъзалары һәр урында механизаторлар белән очрашып, аларны борчыган сорауларны белеште, чәчү чорына билгеләнгән мөһим мәгълүматларны җиткерде.
Безнең иҗат төркеме комиссия белән бергә техниканың язгы чәчү эшләренә әзерлеген барлау максатында “Зәй шикәре” агрофирмасы “Чыбыклы” җитештерү комплексында, Гүлкин авыл җирлегендәге “Союз-Агро” ҖЧШтенә караган машина – трактор паркларында булды.
- Безнең “Зәй шикәре” агрофирмасына караган сөрүлек җирләр 20729 гектар мәйданда исәпләнә, шуның 15906 гектары чәчүлек мәйданнар. Без инде көздә 5204 гектарда көзге чәчү эшләрен башкарган идек, хәзер механизаторларыбыз алдында 4376 гектарда бөртеклеләр һәм 5536 гектарда техник культура чәчү бурычы тора. Моның өчен техника тиешле әзерлеккә китерелгән, механизаторлар кырларның ачылып, чәчү чоры башлау вакытын гына көтә, - диде агрофирма агрономы Айдар Тучин.
Механизаторлар үзләре дә җиң сызганып эшкә керешү вакытын түземсезлек белән көтүләрен әйтәләр. Мәсәлән, әлеге агрофирмада ун еллап механизатор булып эшләүче Сергей Краснов техникасының тулы әзерлектә булуын белдерде.
- Мин шикәр чөгендере чәчү өчен җаваплымын, тиешле команда гына булсын, басуга чыгарга әзермен, быел кырда кар күп, башка еллардагыга карый соңрак башланыр сезон, - ди ул.
Узган елгы кыр батыры Илгиз Биккинин да тракторын әзерлек сызыгына куйган, быел да сынатмаска исәбе.
- Механизатор өчен кышкы чор бераз ялыктыра инде ул, чөнки кырларда эшләү үзе бер манзара бит ул. Дөрес, кышкы чорды үз техникабызны төзекләндерү белән мәшгуль булдык, бу да алда торган чәчү, уңышны үстерү, җыю өчен ныклы нигез булдыру вакыты, - дип елмая ул.
Гүлкин авылы җирлегендәге “Союз-Агро” ҖЧШ паркы исә искиткеч куәтле техникаларның тезелеп куелуы, механизаторларның бер төрле махсус эш киеменнән булулары белән каршы алды безне. Биредәге үзгә тәртип, һәр техниканың үз урыны булуы ук таләпләрнең җитди куелуы турында сөйли.
- Иң мөһиме тәртип булсын, дибез. Тәртип булса, эш тә яхшы бара, таләпләр дә үтәлә. Безнең биредә инде 20 ел дәвамында хезмәт итүче авыл хуҗалыгы техникалары бар. Әмма аларга карагач, яңа трактор дип уйлыйсың, бу исә механизаторларыбызның үз эшенә җаваплы каравы, техниканы вакытында карап, төзекләндереп торулары белән бәйле, - ди биредәге хуҗалык җитәкчесе Гаяз Рәшит улы.
Комиссия әгъзалары йомгак ясап, язгы кыр эшләренә район әзер дигән нәтиҗәгә килделәр.
- Барлык техникалар әзер, тракторлар техобслуживание үткән, чәчүлек аргегатлар каралып, тракторларга беркетелгән. Бигрәк тә “Союз-Агро” җәмгыятенең Гүлкин бүлекчәсе һәм “Зәй шикәре” агрофирмасында әзерлек дәрәҗәсе югары. Шулай ук, безнең “Зәй” һәм “Восток”та да язгы кыр эшләрен сынатмыйча башкарырлык әзерлек күрелгән. Һәр трактор механизаторлар белән комплектовать ителгән, эшләр бүленгән, кем үзенә нинди йөкләмә куелганын яхшы белә. Быел безнең районда көздән 16 600 гектарда көзге бодай чәчелде инде, хәзер язгы культуралар чәчәсе бар. Ә гомумән, безнең бөртекле культуралар 33 мең гектардан артык булачак. Районның йөзе булган шикәр чөгендерен 9600 гектарда чәчү күздә тотыла, моннан тыш башка техник культуралар да чәчәсебез бар. Шунысы мөһим, көздән нык яңгырлар яву сәбәпле, ул чорда башкарылырга тиешле эшләрнең бер өлеше язга калды, шуңа күрә дым саклау һәм башка өстәмә эшләр әле күп, - ди Фәргать Талвертович.
Зәй аграрийларының язгы кыр эшләренә әзерлеккә җитди якын килүләрен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының бүлек башлыгы урынбасары Булат Яруллин ассызыклады.
- Зәй районында игенчелек һәрвакыттагыча республикада җитди алып барылучы районнарның берсе. Бүген дә без комиссия эше барышында биредә чәчү чорына җитди әзерлек булуын күреп сөендек. Иң мөһиме хәзер механизаторлар саклык чараларын күреп, исән-имин чәчү эшләрен башкарып чыксыннар. Алда өстәлләребезнең мул булуы, бүген авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырышлыгына бәйле, - диде ул.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев