Зәйдә «Герой әтисе» күргәзмәсе ачылды
Күргәзмә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган геройларга һәм аларның әтиләренә багышлана.
Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда «Герой әтисе» республика күчмә күргәзмәсе ачылды.
“Герой әтисе” күчмә күргәзмәсе Ватаныбыз тынычлыгын саклап башларын салган геройларга һәм аларның ата-аналарын хөрмәтләүгә, яшь буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Ул “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды, “Бердәм Россия” партиясе, республиканың әтиләр һәм офицер хатыннары союзлары белән берлектә оештырылган.
Күргәзмәдә Татарстанның 30дан артык муниципалитетыннан 46 әтинең портреты тәкъдим ителә. Биредә Зәйнең үз геройлар экспозициясе белән дә танышып була. Анда сигез герой әтисе.
“Районда сигез әти әлеге күргәзмәдә катнашырга ризалык бирде. Әмма экспозиция тулыланып торачак”, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова.
Портретларда кулларына күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән батыр уллары фотосурәтләрен тоткан әтиләр. Туган ил өчен башын салырга да әзер булган батыр йөрәкле ир үстергәннәре өчен горурланып торсалар да, күзләре моңсу, сагыш баскан. Ирләр хатын-кыз кебек күз яшьләре белән еламаса да, аларның йөрәкләре сыкрый. Әти өчен дә, әни өчен дә нинди яшьтә булуына карамастан, бала бала булып кала шул.
Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Артем Байрашевның әтисе Николай Ильич ничек кенә авыр булса да, улы белән горурлануын әйтә.
-Артем гади, ярдәмчел егет иде. Зәйдә туды, монда үсте, 6нчы мәктәптә белем алды. Армия хезмәтен махсус билгеләнештәге гаскәрләрдә үтте. Мобилизация кысаларында берсүзсез Ватан сагына басты. Махсус хәрби операциядә 1 ел да 6 ай булды. Ике мәртәбә отпускага кайтты. Өченче мәртәбә ялга кайтуын көткәндә, кызганычка каршы, 2024 елның 18 гыйнварында һәлак булды. Аны авыр яраланган хәлдә яу кырыннан иптәшләре алып чыга. Рәхмәт аларга улыбызны калдырмаулары өчен. Әмма кан күп югалту сәбәпле, табиблар Артемның гомерен саклап кала алмады. Улым белән, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез белән горурланам. Аларның тизрәк гаиләләренә әйләнеп кайтуын телим. Россия - күп милләтле, көчле ил. Һичшиксез, Җиңү безнең якта булачак! - ди Николай Ильич.
Юрий Захаровның улы Владимир 2024 елның апрелендә контракт буенча махсус хәрби операциягә киткән. Кечкенәдән хәрби булырга хыялланган егет ил өчен авыр вакытта читтә кала алмаган.
-Улым курку белмәс егет иде. Хәзер кызым абыйсы эзләре буйлап китте: хокук саклау органнары белгечлеген үзләштерә, - диде Юрий Владимирович.
Кече сержант Альберт Шамгунов 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнә. Разведка командиры була.
-Балаңны югалту – ачы хәсрәт. Алар кара көчләр, нацизмга крашы көрәштә башларын салдылар, - диде Альбертның әтисе Кәрим Кәрамович.
Чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин сәламләде.
- Экспозиция илебезне саклап һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләре портретларын берләштерә. Бу проект Ватанга мәхәббәтнең дәвамлылыгын чагылдыра. Безнең якты киләчәгебез өчен башларын салган геройлар онытылырга тиеш түгел. Аларның исемнәре безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, - диде чыгышында Петр Сергеевич.
Әтисе өчен улы – нәсел, гаилә традицияләрен дәвам итүче, ә улы өчен әтисе – батырлык һәм ныклык үрнәге. Геройларның әтиләре төрле һөнәрләргә ия, әмма аларның төп казанышы алар үз илләренең чын патриотларын, Ватаныбызның чын геройларын тәрбияләгәннәр.
-Үз вакытында әтиләр Ватан алдында бурычларын үтәгән, алар үрнәгендә уллары да Ватан-Ана чакыргач читтә кала алмыйча, илебезне сакларга китте. Җиңү җиңел бирелми, аның өчен сезнең улларыгыз үз гомерләре белән түләде. Рәхмәт сезгә шундый уллар үстергән өчен, - дип мөрәҗәгать итте батыр егетләрнең әти-әниләренә район ветерананар советы рәисе Алексей Алексеев.
Күргәзмә “Энергетик” Мәдәният сараеның икенче катында 22 июльдән 3 августка кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев