Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 40 еллыгына багышланган митинг узды

Бүген Зәйдә XX гасырның иң масштаблы техноген фаҗигаләренең берсе булган Чернобыль атом-электр станциясендәге һәлакәтнең 40 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды.

Нәкъ 40 ел элек дөньяны Чернобыль АЭСының дүртенче энергоблогында шартлау турындагы хәбәр тетрәндерде. Һәлакәт миллионлаган кешегә кагылды: йөзләрчә мең кеше радиациядән зарар күрде, дистәләгән мең кеше гомере белән түләде, ә 600000нән артык кеше һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашты. Алар арасында - 3500 татарстанлы, шул исәптән 106сы - Зәй районыннан. Аларның фидакарьлеге һәм батырлыгы чын патриотизм һәм гражданлык җаваплылыгы үрнәге.

Митингта сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин чыгыш ясады. Ул хәзер махсус хәрби операция зонасында булган район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән дә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Без Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның барысына да тирән ихтирам белдерәбез. Сез иң авыр вакытта ил чакыруына җавап бирдегез. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм гаиләләрегезгә иминлек телибез",- диде ул.

Шулай ук ветераннар советы рәисе урынбасары Алексей Алексеев һәм хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Александр Гурьянов та чыгыш ясадылар.

Һәлакәт корбаннарын искә алу йөзеннән бер минут тынлык игьлан ителде һәм истәлекле билге итәгенә чәчәкләр салдылар.

Чара «Энергетик» мәдәният сараенда патриотик концерт белән дәвам итте, анда кунакларга мәдәният сарае һәм музыка мәктәбе коллективлары үзләренең иҗади номерларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев