Зәйдә Бөтендөнья татар конгрессы Зәй җирле оешмасы эшчәнлеге турында сөйләштеләр
Бүген Зәйгә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов килде.
Аның катнашында шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләренең Зәй җирле оешмасы эшчәнлеге белән танышу һәм еллык хисап җыелышы үтте. Биредә үк Татарстан дәүләт радиосына Зәй турында тапшыру әзерләү турында да сөйләштеләр.
Иң башта мөхтәрәм кунакны татар гимназиясендәге белем бирү, тәрбия мәсьәләләре буенча таныштыру максатында гимназия буйлап экскурсия үткәрелде. Аны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин озата йөрде. Гимназия турында, уңышлы эш алымнары хакында белем бирү йорты директоры Марат Мөхәммәтханов сөйләде. Билгеле булганча, татар гимназиясе капиталь төзекләндерүдән соң заманча шартларда эшләүгә күчте, яңача эшчәнлекнең нәтиҗәләре дә күзгә күренә. Ирек Илдусович гимназия белән танышу барышында биредә милли биюләрне өйрәтү ансамбле булуын, кыз балаларга татар халкының милли ашларын әзерләргә өйрәтү, ир балаларны агач эшләренә шомарту, тарихи яктан музей эшләвен, үз телевизион студияләре гамәлдә булуын, махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм оештыруның актив алып барылуын хуплады. Гимназиядә татар теле дәресендә укучылар Волгоградтагы татар телле балалар белән элемтәгә чыгып аралашуларын да күрсәттеләр. Әлеге видеокүпер инде гимназиядә узган елдан бирле яшәп килә. Ул директор Марат Фәһим улы инициативасы белән башлангыч алды.
“Яшь буынны милли үзаңлы итеп тәрбияләүгә йөз тотуыгыз бик яхшы. Алга таба да бу юнәлешне җитди тотып алып баруыгызны телим, чөнки татар халкының киләче – ул яшь буында”, - диде Ирек Шәрипов.
Ә гимназия китапханәсендә түгәрәк өстәл артында районның татар милли мәдәниятен, мәгарифен, гореф-гадәтләрен, күренекле шәхесләрен һ.б. темаларны колачлаган җанлы сөйләшү, фикер алышу булды. Бөтендөнья татар конгрессы Зәй җирле оешмасы эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Әминә Мулланур кызы Биккинина бәян итте.
- Соңгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Зәй районында яшәүчеләрнең 57, 5% ын татарлар тәшкил итә, бу 31 161 кеше дигән сүз. Зәй муниципаль районында халкыбызның милли йөзен саклау, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү буенча эзлекле эш алып барыла. Районда үз эшләренең чын осталары булган алдынгы карашлы тәрбиячеләр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре эшли. Аларга төрле буын вәкилләре белән эшләргә бөтен шартлар да тудырылган. Зәйдә шулай ук танылган татар галиме, мәгърифәтче, табиб, язучы Таҗетдин Ялчыгол истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эшләр эшләнә. Әле сентябрь аенда гына Таҗетдин хәзрәтнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган 12 нче конференция узды. Форсаттан файдаланып, күренекле якташларыбыз Хатыйп абыйга, Рабит ага Батуллага, Фаяз абый Хуҗинга барлык зәйлеләр исеменнән зур рәхмәт белдерәсем килә. Инде шактый өлкән яшьтә булуларына да карамастан, үткәрелүче чараларыбызга, ерак араларны якын итеп кайталар, алга таба да шулай дәвам итсен дигән теләктә калам, - дип басым ясады ул үз чыгышында.
Милли мәдәниятның район җирендә эзлекле алып барылышы, фольклор ансамбльләр, милли бәйрәмнәрне билгеләп үтү, милли көрәш батырларына район мәдәният йортлары директоры Гүзәлия Гатина тукталды. Китапханәләр эшчәнлеге, күренекле иҗат әһелләре булган якташларыбызга багышланган чаралар, район төбәге тарихына бәйле эшчәнлек турында үзәк китапханәләр челтәре директоры Сәрия Батршина сөйләде. Район җирлегендә 28 мәчеттә алып барылучы дини тәгълимат, милли рух нечкәлекләрен имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин билгеләп үтте.
Милли мәгарифтәге киң кырлы эшчәнлекне тирән эчтәлекле чыгышы белән мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова ачып салды. Ә өч Тукай премиясе лауреаты биргән (Мөдәррис Әгъләмов, Рабит Батулла, Наил Дунаев) Түбән Биш авылы җирлегендәге элеккеге гореф-гадәтләрнең сакланып калуы, Таҗетдин Ялчыгол нәселенең биредә калдырга эзләре хакында җирлек башлыгы Алия Гыйльфанова мәгълүмат бирде. Район матбугаты хакында да сүз булды.
Ирек Илдус улы Зәйдәге татар мөхитенең актив эшләргә сәләтле булуын билгеләде. Райондагы авыллар тарихын барлап китаплар булдыру эшен җайга салырга киңәш итте, фольклор анмабльләр чыгышларына яшь буынны да катнаштыру мөһимлеген ассызыклады.
- Зәйдә матур эшләр баруын күреп, белеп сөендем. Без Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре республиканың һәр районына чыгып, алардагы эшчәнлек белән танышабыз бер райондагы үрнәк эшләрне икенчесенә җиткерергә тырышабыз. Татар конгрессының соңгы еллардагы актив эшчәнлегендә аның җитәкчесе Васил Шәйхразиев өлеше зур, ул һәр төбәкнең үзенчәлекле яшәешенә игътибарлы. Без милли традицияләрне саклауга, телебезне үстерүгә юнәлтелгән һәр башлангычны күтәреп алырга әзербез. Мәсәлән, конгресс һәр ел саен 5әр милли иҗат төркемнәренә костюмнар тектерүне оештыра, зәйлеләр дә бу мөмкинлектән файдалана ала. Шулай ук, сездә керәшен татарлары шактый, алар белән бер юнәлештә эшләү дә отышлы. Алга таба мин һәр авыл җирлегендә татар конгрессының җирле оешмасы вәкиллекләрен булдырырга киңәш итәм. Һәр җирлектә бер җаваплы кешене билгеләп, район күләмендә бердәй активлык артса яхшы булачак, - диде Ирек Илдус улы.
Фикерләшү барышында журналист Гөлназ Ибраһимова "Татарлар: үз өемдә – үз көем" дип исемләнгән радиотапшыруның чираттагы чыгарылышын әзерләү өчен әңгәмәләр дә яздырды. Әлеге проект Бөтендөнья татар конгрессы һәм "Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм "Радио России – Татарстан" каналында эфирга чыга. Район турындагы тапшыруны киләсе атнада эфирга бирергә җыеналар, төгәл вакытын соңрак хәбәр итәрбез.
Киңәшләшү тантаналы мизгел белән тәмамланды. Районда татар телен, милли бәйрәмнәрне үткәрүдә, халкыбызның гореф-гадәтләрен үстерүгә, яшьләрдә милли аң тәрбияләүдә, милләтне саклауга, бигрәк тә яшь буынга халкыбыз тарихын өйрәтүгә, рухи тәрбия бирүгә зур өлеш керткәннәре өчен имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллинга, конгрессның җирле оешмасы җитәкчесе Әминә Биккининага, татар гимназиясе директоры Марат Мөхәммәтхановка, китапханәче Лилия Әхмәтҗановага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакировның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев