Зәйдә бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Җиңү көне белән котлаулар кабул итте
Зәйнең 102 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Яковлевич Мачтаков бүген кунаклар каршылады.
Аны якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән район башлыгы Разиф Кәримов, җитәкчеләр өенә килеп тәбрикләде.
Җиңү көне алдыннан Зәебездә традицион төстә сугыш чоры геройларын хөрмәтләү башланды. Бүген сугыш дәһшәтләрен кичергән Леонид Мачтаков янына район башлыгы Разиф Кәримов, ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров, хәрби комиссар Динар Хәсәнов һәм район ветераннар советы рәисе урынбасары Алексей Алексеев, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина килделәр.
- Сез безнең өчен бик кадерле, Ходай биргән гомерне сәламәтлектә үтүегезне телибез. Әле бу көннәрдә генә махсус хәрби операция зонасыннан гуманитар йөк озатып кайттык, сезгә безнең солдатлар күп сәламнәрен җиткерделәр, җиңү белән кайтуларын көтәргә куштылар. 9 май якынлашу уңаеннан үзем һәм Татарстаныбыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән бәйрәм белән тәбрик итәм. Илебезне фашистлардан азат итү, сугыштан соңгы еллардагы тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, - диде ул бүләкләр, открыткалар тапшырып.
Леонид Мачтаков хезмәт иткән ГРЭС предприятие яшәеше турында, аның директоры Дмитрий Прохоров ветеранга станция эшчәнлеге турында бәян итте, бүләкләр тапшырды.
Шулай ук изге теләкләрне Динар Хәсәнов һәм Алексей Алексеев та җиткерделәр. Ветеранның улы Константин Мачтаков та әтисе белән нык горурлануларын ассызыклады.
Әле күптән түгел генә район хәрби комиссары итеп билгеләнгән Динар Хәсәнов белән ветеран аерым аралашты. Чөнки хәрби комиссар махсус хәрби операциядә катнашкан, алар икесе дә Украинаны нацистлардан азат итүчеләр.
Соңыннан Леонид Мачтаков зәйлеләргә Бөек Җиңү көне котлауларын, теләкләрен җиткерде.
- Бу чын мәгънәсендә бөек көн. Ул сагышлы да, чөнки һәр гаилә анда якыннарын югалтты, шул ук вакытта чиксез шатлыклы да, чөнки илбасарларны илебездән куып чыгардык. Җиңү көне буыннан-буынга кадерле көн булып саклануын дәвам итсен. Ә илебез күге аяз булсын, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев