Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәй укучылары “Парламент дәресләре”ндә катнашты

Бүген Зәй районының барлык мәктәпләрендә беренче дәрес “Парламент дәресе” белән башланып китте. Анда укучыларга дәресне район җитәкчеләре, депутатлар бирде.

Татарстан Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институтының бердәм проекты булган бу дәресләр укучылар өчен республикабызда  2009 елдан бирле үткәрелә. Быелгы унсигезенче тапкыр узучы парламент дәресләре Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланып, “Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!” темасы астында уза. 

Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә югары сыйныф укучылары белән “Парламент дәресе” кысаларында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин очрашты. Ул укучыларга Бөек Ватан сугышы батырлары  үрнәгендә бүгенге көндә Зәй җирлегеннән булган күп кенә ир-егетләрнең махсус хәрби операция кысаларында ил бөтенлеген саклаулары турында сөйләде. Аларга ярдәм итүче тылдагы волонтерлар эшенең мөһимлегенә, бу эштә укучыларның катнашуы мөһим булуына басым ясады. 

- Билгеле булганча, дүрт ел илебез махсус хәрби операция шартларында яши. Безнең район ил бөтенлеген саклаучыларга даими төстә булышлык күрсәтә. Без батырлык кылучы якташ ир-егетләребезнең фидакарьлегенә сокланабыз, кайчакта гомерләре бәрабәренә Ватанга тугрылыклы калулары күңелләрне тетрәтә. Хәрбиләргә гуманитар йөк әзерләүдә бөтен район халкы булыша, район башлыгы Разиф Кәримов шәхсән йөкне озатып бара. Сез – укучыларның хәрбиләр өчен посылкалар әзерләве, хатлар язуы, окоп шәмнәре ясауга өлеш кертүе, егетләрнең йөк төяүдә булышуы бу нәкъ менә патриотизмның матур күренеше. Алга таба да илебезнең тугрылыклы ул һәм кызлары булыгыз. Тыныч шартларда илне үстерүгә хезмәтегез белән өлеш кертүегезне телим, - диде ул. 

6нчы мәктәп укучылары районыбыздан булган, махсус хәрби операциядә батырлык үрнәкләре күрсәткән ир-егетләр турында сөйләделәр, Бөек Ватан сугышы чорында Советлар Союзы Геройлары булган якташларны искә алдылар, мәктәптә хәрбиләр өчен әзерләнүче төрле кирәк-яракларны җыюда катнашу, окоп шәмнәре ясау, хатлар язу хакында бәян иттеләр. Ә 6нчы мәктәптә укыган, хәрби операциядә  һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды. 

Мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Эдуард Зиннуров исә үзенең шәһәрдәге “Гвардия” эзтабарлар отряды активисты булуын, инде ике тапкыр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның сөякләрен казу эшендә катнашуы турында сөйләде. 

“Мин бишенче сыйныфта укыганнан алып эзтабарлык эшчәнлеге белән кызыксындым. Һәм менә ике вахтада катнашып ил батырларының сөякләрен казып алып җир куенына иңдерүдә катнаштым. Андагы һәр табылдыкны күрүгә нинди хисләр кичерүне аңлатып бетерерлек түгел. Гади гильзадан самолет кисәкләренә кадәр табыла һәм болар бу җирләрдә нинди дәһшәтле сугыш баруы турында сөйли, анда меңәрләгән Совет солдатлары ятып калган. “Сугыш соңгы солдатны җирләгәнчегә кадәр тәмамланмый”, дигән гыйбәрә бар, казу эшләрендә катнашып, бу сүзләрнең тирән мәгънәсенә чын күңелдән төшендем. Ә эзтабарлык эшчәнлеге экспонатлары белән Казанская урамында урнашкан “Ялкын” патриотик клубындагы музейда танышырга мөмкин”, - дип белдерде Эдуард.

Соңыннан укучылар Эдуардка, Петр Сергеевичка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Анда ватанпәрвәрлек темасы да, шәһәр төзелеше дә, киләчәк һөнәрләре турында да сораулар күтәрелде. Һәр мөрәҗәгатькә төпле җаваплар бирелде. 

Парламент дәресе күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев