Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәй шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

Зәйдә бишенче чакырылыш район һәм шәһәр Советларының унынчы утырышлары узды.

Анда көн тәртибендә каралган  төп мәсьәләләрнең берсе –  шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс нәтиҗәләрен карау булды. Конкурс комиссиясенә ике кандидатура тәкъдим ителде, депутатлар бертавыштан Илнур Нәзир улы Шакиров өчен тавыш бирде.

Илнур Нәзир улы озак еллар район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйды, соңгы вакытларда ул шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкарды.

Сессия эшендә шулай ук  шәһәр һәм район Советларының кайбер карарларына үзгәрешләр кертү дә каралды.

Барлык каралган мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев