Зәй районында халык җыеннары оештырыла
Бүген Зәй районында район җитәкчелегенең хезмәт коллективларына һәм авыл җирлекләренә чыгып халык белән очрашулар циклы башлана.
Традицион төстә мондый ачыктан-ачык сөйләшү һәр ел саен ике тапкыр үткәрелә. Анда ярты ел дәвамында район күләмендә башкарылган эшләргә хисап тотыла, алдагы планнар турында бәян ителә. Ә аерым хезмәтләр халыкны шәхси сораулары буенча тыңлап, сораулар язып алына һәм аларны хәл итү юллары эзләнә.
Бүген агымдагы елдагы беренче очрашуны район башлыгы Разиф Кәримов “Аккурайд Уилз Руссиа” заводында хезмәт коллективы белән очрашудан башлады.
Ә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләре халкы белән очраша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев