Зәй районы башлыгы урынбасары Халыкара Раштуа мәгариф укуларында катнаша
25-29 гыйнварда Мәскәүдә XXXIV Халыкара Раштуа мәгариф укулары уза.
Әлеге чарада Татарстан делегациясе составында Зәйдән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнаша.
Укулар кысаларында төрле чаралар планлаштырылган: пленар утырышлар, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар һәм иҗади очрашулар. Алар катнашучыларга тәҗрибә уртаклашырга һәм хәзерге җәмгыятьтә рухи-әхлакый тәрбиянең актуаль мәсьәләләрен тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.
27 гыйнварда Мәскәүнең Дәүләт Кремль Сараенда Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл җитәкчелегендә XXXIV Халыкара Раштуа мәгариф укуларының «Мәгърифәт һәм әхлаклылык: шәхес формалаштыру һәм заманның чакырулары» дигән темага пленар утырышы узды.
- Патриарх Кирилл чыгышында илкүләмендә мәгарифнең иң яхшы традицияләрен үстерү һәм үсеп килүче буынны какшамас рухи-әхлакый идеаллар нигезендә тәрбияләү мәсьәләсен күтәрде. Ул бу эшне кече яшьтән алып бару кирәклеген ассызыклады. Раштуа укулары кысаларында тупланган тәҗрибә уникаль. Бу форум безнең алга анык бурычлар куя. Махсус хәрби операциядә руханилар да катнаша. Пленар утырышта шулай ук армиягә булышлык турында да зур сөйләшү булды, - ди Петр Сергеевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев