Зәй керәшен иҗтимагый оешмасының яңа рәисе сайланды
Бүген Зәй музыка мәктәбендә район керәшен иҗтимагый оешмасы хисап-сайлау конференциясе булды.
Конференциядә керәшеннәрнең халык традицияләрен саклау һәм үстерү буенча иң актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, киләчәккә планнар билгеләделәр, оешманың яңа идарә әгъзаларын һәм рәисен сайладылар, керәшен оешмасының иң актив вәкилләрен бүләкләделәр.
Анда делегатлардан тыш, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, республика керәшеннәр җәмгыятенең башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, «Туганайлар» газетасы баш редакторы Юлия Губина катнашты. Махсус хәрби операция ветераннары Георгий Борисов, Евгений һәм Валерий Абрамовлар конференциянең мәртәбәле кунаклары булды.
Петр Уразайкин конференциядә катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән сәламләп, район керәшен җәмгыятенең Зәйдә керәшен мәдәниятен, йолалар, гореф-гадәтләрне саклауда максатчан эшләвен, милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
Соңгы елларда район керәшен мәдәни тормышында зур җанлану сизелә. Районыбызда керәшен фольклор коллективлары уңышлы гына эшләп килә. Район керәшен иҗтимагый оешмасы мобилизация игълан ителүнең беренче көннәреннән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итә. Изге Макарий чиркәве беренчеләрдән булып бу эшкә алынды.
Оешманың соңгы елларда башкарылган эшчәнлеге турында Валентин Атласов чыгыш ясады.
- Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы составында Зәй керәшен оешмасы эшли башлауга тугыз ел булды. Бүгенге көндә оешма актив эшли. Эшчәнлегебездә иң төп юнәлеш булып махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү тора. Махсус хәрби операция башланганнан бирле Зәй керәшеннәр җәмгыяте эшчәнлеге бу юнәлештә районда да, республика күләмендә дә зур эш алып баруы белән аерылып тора. Керәшен үзәге тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү өчен бүгенге көнгә 9 миллион 200 мең сум акча җыелып, аларга егетләребез өчен беренче чиратта кирәк булган әйберләр - машиналар, тепловизорлар, квадрокоптерлар, дроннарны ачыклау приборлары, цифрлы рацияләр, автоном җылыткычлар, машиналарга запас частьләр, генераторлар, төзелеш материаллары һәм башка бик күп әйберләр җибәрелде, - диде чыгышында Валентин Александрович.
Валентин Александрович чыгышында керәшен авылларында чиркәүләр төзү-төзекләндерү мәсьәләсенә аерым тукталды. Балалар, яшьләр арасында патриотик тәрбия алып баруга да зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. 2026 елда алга куелган төп максатларның берсе - махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм итү эшен дәвам итү. Святитель Макарий чиркәвен һәм керәшен үзәге төзү эшләрен киң колач белән алып бару. Авыллардагы чиркәүләрне төзү-төзекләндерү буенча эшне дәвам итү. Шулай ук эшчәнлеккә, чараларга балаларны, яшьләрне күбрәк җәлеп итү бурычы да куела.
Валентин Атласовның чыгышын Сәвәләй һәм Баграж җирлегендә керәшен халкының милли традицияләрен саклау һәм үстерү, махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итү буенча җирлек башлыклары Сергей Маклаков һәм Павел Минеев тулыландырды.
Людмила Белоусова конференциядә катнашучыларны республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән сәламләде. Ул Зәй керәшен җәмгыяте эшен республикада үрнәк итеп куярлык, бик күп эшләр башкарылган дип ассызыклады.
- Зәй - ул уникаль район, Кашка тавы итәгендә уздырылучы Питрау бәйрәме белән данлыклы, сездә аны электән үк Кашка тауда матур итеп уздыралар. Без “Бишкәй” балалар керәшен фольклор ансамбленә зур өметләр баглыйбыз. Әлеге ансамбль - республика керәшен балалар фольклор ансамбльләре арасында составы буенча иң зуры. Балалар традицияләрне саклап, үзләренең әби-бабаларыннан отып калган җырларны башкаралар. Ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирүнең бер үрнәге бу, - диде Людмила Белоусова һәм чыгышында игътибар итәргә тиешле мәсьәләләрне дә билгеләде.
Район керәшен иҗтимагый оешмасы составы үзгәрде. Әлеге оешманы өч ел җитәкләгән Валентин Атласов бу посттан үзе теләп китте. Зәй керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе итеп делегатлар бертавыштан Петр Минеевны сайладылар.
Петр Сергеевич Валентин Александровичка район керәшен җәмгыяте эшен җанландыруда намуслы тырыш хезмәте, махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәме, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә зур роле өчен рәхмәт белдерде. Яңа рәискә эшендә уңышлар теләде.

Керәшен оешмасының идарә составына яңа әгъзалар сайланды. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучы Евгений Абрамов, “Энергетик” Мәдәният сараеның иҗат хезмәткәре Иван Чебаков та бар.
Махсус хәрби операциядә катнашучы Евгений Абрамов, Георгий Борисов, Валерий Абрамов махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмнәре өчен район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, эшмәкәрләр Николай Токранов, Владимир Уразайкин, Николай Тихонов, Владимир Долговны - “Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәмнәре өчен”, Зинаида Иванованы “Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисенә” медале белән бүләкләделәр.
Керәшен оешмасы эшчәнлегендә актив катнашучыларга Татарстан Республикасы керәшен җәмгыяте Рәхмәт хатлары тапшырылды.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев