Зәй юлларында чокырларны ямау эше дәвам итә
Көн темасы

Зәй юлларында чокырларны ямау эше дәвам итә

Юл хезмәткәрләре өчен кызу эш чоры башланды. Алар бүгенге көндә юлларның сыйфатын яхшырту буенча планлы эшләр алып бара.

Юлчылар әлегә чокырларны салкын асфальт ярдәмендә ремонтлыйлар. Бу технология хәтта тотрыксыз һава шартларында да чокырларны оператив рәвештә бетерергә мөмкинлек бирә, шәһәр магистральләрендә автомобильчеләрнең иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итә. “Благострой” ҖЧШ юлчылары әлеге эшләрне барлык беркетелгән территорияләрдә алып бара.

Юлчылар машина йөртүчеләрдән ремонт барган участокларда тизлекне киметеп, куркынычсызлыкны тәэмин итәргә чакыралар. Әгәр  мөмкин булса, бу урыннарны әйләнеп узарга тырышыгыз.

Фотолар “Благострой” дан.


Нет комментариев