Зәй егетләре Ватан алдында хәрби бурычларын үтәргә әзер
Зәй районыннан лаеклы егетләр армиягә китә.
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе, хәрби хезмәткә чакырылыш комиссиясе җитәкчесе Эмиль Галеев катнашында хәрби хезмәткә чакырылыш комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова, хәрби комиссар Динар Хәсәнов, учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Язын Зәйдән 52 егет Россия Кораллы Көчләре сафларын тулыландырырга тиеш. Бу юлы армия сафларына алынучы Зәйнең 5 егете комиссия каршына басты. Егетләрне армия сафларына беренче озату 22 апрельгә билгеләнгән. Икенчесе - 26 майда, аннан график тәртибендә булачак. Язгы чакырылыш 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Чакырылыш комиссиясе вәкилләре хәрби хезмәткә баручыларның һәркайсы белән аралашып, аларга теләкләрен җиткерде. Егетләрнең кайда эшләве, укуы, яшәве турында белешеп, аларның теләкләрен исәпкә алды.
Беренчеләрдән булып комиссия алдына Реваль Зәйнуллин басты. Ул май аенда хәрби хезмәткә китәчәк. Реваль – Зәй егете. Чаллыда төзелеш техникумын тәмамлап, эшләп алырга да өлгергән. Аңа 23 яшь.
Егет Росгвардия гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләвен әйтте.
Эмиль Эдуардович Ревальнең фикерен хуплап, армиядән соң бу юнәлештә районда Росгвардия гаскәрләрендә хезмәт итү мөмкинлеге булуын ассызыклады.
Нияз Арсланов – Дүрт-Мунча авылы егете. Егет көрәш белән шөгыльләнә. Авылда хезмәт белән чыныгып үскән егет авырлыклардан курыкмый. Ул Казан федераль университетында инженер-технолог белгечлеге алган.
-Хәрби диңгез флотында хезмәт итәргә телим. Мин Ватан алдында хәрби бурычымны үтәргә әзер! Әтием дә армия хезмәтен үткән, әле алар заманында өч ел хезмәт иткән, - диде ул.
Данис Исмәгыйлевның хәрби хезмәткә яраклылык дәрәҗәсе А1. Егет Казан федераль университетында программист белгечлеген үзләштергән. Инде өйләнергә дә өлгергән, улы үсә.
Район ветераннар советы рәисе урынбасары Алексей Алексеев хәрби хезмәт – чын ир-егетләр эше, илне саклау – безнең беренче бурычыбыз. Тормыш мәктәбен үзен ихтирам иткән һәр ир-егет үтәргә тиеш, әниеңне яраткан кебек Ватанны да ярату мөһим, дип белдерде.
Руслан Тучин да – көрәшче егет. Ул Сармашбаш авылыннан. Армия хезмәтенә 22 апрельдә китәчәк. Русланның да хәрби хезмәткә яраклылык дәрәҗәсе А1.
Эмиль Эдуардович егетнең әлеге сәламәтлек категориясе, физик ныклыгы белән теләсә нинди элиталы гаскәрләрдә хезмәт итү мөмкинлеге бар дип белдерде.
Денис Чернов 26 майда хәрби хезмәткә китәчәк. Әмма егет беренче төркем белән хәрби хезмәткә китәргә, Росгвардиядә хезмәт итәргә теләге булуын белдерде.
- Шундый яшьләребез белән горурланабыз. Шулай ук зур ышаныч-өметләр дә баглыйбыз. Зәй данын төшермичә хезмәт итегез, ә без сезне туган якта көтеп калабыз. Әти-әниләрегезгә шалтыратыгыз, хатлар языгыз. Ә армиядән хатлар бигрәк тә кадерле, аны еллар үткәч оныкларыгызга күрсәтергә була, - диде Эмиль Галеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев