12-14 февральдә Чаллыда «Ватаным Татарстан» газетасы призына, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган республика көрәш ярышлары узды.
Анда 320 көрәшче катнашты. Зәй районының Сармашбаш авылы егете Радик Сәлахов 130 килограмм авырлык категориясендә тагын бер кат җиңү яулады. Шулай ук Чаллыдан Азат Габдрашитовка каршы үткән көчле финал көрәшендә Радик ярышларның абсолют чемпионы булды.
Фото спорт идарәсеннән.
Нет комментариев