Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматы буенча аграрийлар язгы кыр эшләренә әзерлек чараларын алып баруга тулы куәттә керештеләр.
Хәзерге вакытта механизаторлар чәчүлек агрегатларын комплектлаштыру, кайбер төзексезлекләрне рәткә китерү белән мәшгульләр.
- План буенча 25-27 мартта районда махсус комиссия язгы кыр эшләренә әзерлекне барлау максатында техникаларны кабул итүне башкарачак. Комиссия составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре дә булачак. Һәр елдагыча без агрофирмалар хуҗалыкларына чыгып техникаларны җентекләп күзәтәчәкбез, механизаторларга чәчү барышында куркынычсызлык чараларын аңлатачакбыз, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
фото редакция архивыннан
Нет комментариев