Шәһәр тирәлегенең төзеклеге, матурлыгы анда яшәүчеләрнең намуслы гамәлләренә дә бәйле
Бүген Зәйдә шәһәр халкы белән бу елда беренче халык җыены Яңа шәһәрдә яшәүчеләр катнашында 6нчы мәктәп актлар залында үтте.
Анда район башлыгы Разиф Кәримов 2025 ел дәвамында район һәм шәһәрдә башкарылган эшләргә, социаль-икътисади күрсәткечләргә тукталды. 2026 елда башкару планда булган эшләрне бәян итте.
“Шәһәрдә халыкның тормыш сыйфаты шәһәр мохитенең торышына бәйле. Шуңа да без шәһәрдә паркларның, урам юлларының заманча таләпләргә җавап бирүенә, социаль объектларның яңаруы, сафка басуына зур игътибар бирәбез. Бу уңайдан республикада гамәлдә булган күпчелек проектларда катнашабыз”, - диде Разиф Галиевич.
Ә Яңа шәһәр буенча башкарылган эшләрне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлова бәян итте.
- Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән автомобиль юлларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы эшли, аның кысаларында узган ел шәһәр урамнарына да яңа асфальт түшәлде. “Татнефтедор”ның Зәй автомобиль юллары идарәсе көче белән Яңа шәһәр микрорайонының Татарстан урамында - 327 метр, Труженниклар урамының бер өлешендә – 171 метр, икенче өлешендә 202 метр арада, Васильев урамында - 300 метр, Заречная урамында – 512 метр автомобиль юллары төзекләндерелде. Шулай ук Гыйләҗев урамында 255 метр арада тротуар яңартылды, - диде ул халык өчен иң мөһим булган теманы ассызыклап.
Шулай ук пассажирлар йөртүче автобуслар маршрутлары да шәһәр халкы өчен бик мөһим. 2025 һәм 2026 елларга муниципаль контрактлар кысаларында шәһәрдә линиядә өч автобус эшли, икесе шәһәр территориясендә, бер автобус пассажирларны Кармалка торак пунктына кадәр йөртә. Узган ел автобус көтеп торучылар өчен уңай шартлар тудыру максатында 5 тукталыш павильоны яңартылды, аларның икесе Яңа шәһәрдә Тавлин урамында.
“Моннан тыш, халык соравы буенча, 2025 елда яңа зират төзү турында карар кабул ителде, ул Мирный бистәсендә иске зират каршында булачак. Проект расланды, 10 гектарда яңа зиратның коймасы монтажланды. Күмү урыннарының гомуми саны -11 512, зират мөселман һәм православие өлешеннән торачак. 2026 елда яңа зиратка керү юлларын төзекләндерү планлаштырыла”, - дип ассызыклады Наталья Геннадьевна.
Ул гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча урамнарны яктырту, яктырткычларны алыштыру эшләре башкарылуына да тукталды. Эшләр гариза биргәннән соң 3-10 көн дәвамында алып барыла, 2026 елда бу эш дәвам итәчәк.
2025 елда шәһәр территориясендә су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәрләренә капиталь ремонт ясалган. Аерым алганда, яңа шәһәр микрорайонында Симашев, Интернационалистлар урамнарында 40,9 метр озынлыкта су белән тәэмин итү челтәре капиталь төзекләндерелгән.
“Шәһәрдә канализация системасы тыгылу очраклары килеп чыгу сәбәпле, мәсьәләне хәл итү карар ителде. Алга таба шәһәр халкын канализация челтәрләрен су агызу системасының эшен бозмыйча эксплуатацияләргә чакырабыз. Киләчәктә канализация системасына чүп-чар ташламау, үз гамәлләрең белән шәһәрдә яшәүчеләрнең яшәү уңайлылыгын бозмаска чакырабыз”, - дип мөрәҗәгать итте Павлова.
Билгеле булганча, узган ел шәһәрдә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 15 ишегалды төзекләндерелде. Программа шартлары нигезендә ишегалды юллары һәм тротуарлар ремонтланды, яктырту баганалары куелды, балалар мәйданчыклары урнаштырылды, комлыклар, уен элементлары урнаштырылды, урналар һәм эскәмияләр яңартылды. 2026 елда әлеге программага тагын 9 ишегалды кертелгән, Яңа шәһәрдә исә Җиңү проспекты буенча 28 нче йорт ишегалды төзекләндереләчәк.
Күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча узган ел яңартылган 20 йортның 4се Яңа шәһәр территториясендә иде. Алар Җиңү Проспекты 1/09, 1/23, 28нче йортлар һәм Жуков урамындагы 11нче йорт. Әлеге йортларда инженерлык челтәрләре, газ белән тәэмин итү системалары алыштырылган, түбә ремонтланган, фундамент ныгытылган, фасад җылытылган, йорт эчендәге электр белән тәэмин итү системалары ремонтланган, ике йортта лифтлар алмаштырылган (Җиңү проспекты 1/23 – 1 лифт, Җиңү проспекты 28 - 2 лифт), подъездлар төзекләндерелгән. 2026 елда да күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү дәвам итәчәк, барлыгы 10 йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Аларның берсе Яңа шәһәр микрорайонындагы Җиңү проспекты 19нчы йорты.
Шулай ук узган ел шәһәрдә җылылык челтәрләрендә дә зур төзекләндерү үткәрелде.
Шәһәребезнең истәлекле урыннарын яңарту буенча да күләмле эшләр башланды. 2025 елда Җиңү Бульвары яңартылды, территория 25 яшьтән зуррак булган авыру агачлардан чистартылды, карт агачлар киселде, 80 данә зәңгәр чыршы утыртылды. Киләчәктә монда 80 данә декоратив алмагач утырту планлаштырыла. Быел Җиңү бульварында махсус хәрби операциядә һәм локаль конфликтларда катнашучылар истәлегенә мемориал төзү күздә тотыла. 2025 елның декабрендә аның өчен конкурс үткәрелде, җиңүче Мәскәү шәһәре архитекторы проекты булды. Гражданнарның инициатив төркеме мөрәҗәгате белән Мирный микрорайонында да хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар истәлегенә мемориаль корылма төзү эше башланды.
2026 елда һәм аннан соңгы елларда шәһәр урамнарын, җәмәгать урыннарын яшелләндерү планлаштырыла. Шәһәр урамнарын иске тирәкләрдән һәм өрәңгеләрдән чистартып, яңа агачлар утырту планы бар.
“Экологик программа кысаларында ел саен шәһәр территориясен санкцияләнмәгән чүплекләрдән чистарту эшләре алып барыла. Чүплекләрне бетерүгә юнәлдерелгән акчаларны юлларны һәм тротуарларны төзекләндерүгә юнәлтергә мөмкин булыр иде, әмма шәһәр акчаларны территорияләрне норматив хәлдә тотуга юнәлтергә мәҗбүр. Чүплекләр намуссыз гражданнар гамәлләре аркасында барлыкка килә. Әлеге проблема шулай ук Яңа шәһәр микрорайонында, «Машиностроитель» гараж җәмгыятендә дә бар. Алга таба бу мәсьәләгә игътибарлы булуыгызны сорыйбыз”, -диде Наталья Павлова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев