Район башлыгы Разиф Кәримовның Раштуа бәйрәме котлавы
Чын күңелдән барлык православие динендәгеләрне Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Хөрмәтле зәйлеләр!
Бу бәйрәм өйләрне үзенә бертөрле җылылык белән, ә йөрәкләрне якты өметләр белән тутыра, яхшылыкка ышанычыбызны ныгыта, сабырлык һәм игелек хисе белән тулыландыра. Ул безгә мәңгелек кыйммәтләр, халыкның рухи бердәмлеге турында искә төшерә, игелекле гамәлләр кылырга, ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ булган һәркемгә игътибарлы булырга рухландыра.
Бүген дин тотучыларның әхлакый нигезләрне ныгытуга, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше аеруча мөһим. Зәй районы халкына игелекле гамәлләре, традицияләрне саклаулары һәм җәмгыятьнең әхлакый сәламәтлеге турында кайгыртулары өчен зур рәхмәт белдерәм.
Раштуа һәрвакыт иман, ихласлык, сафлык һәм якыннарга мәхәббәт чыганагы булып саналган. Күңелләрегездә бәйрәм яктысы беркайчан да сүнмәсен! Барыгызга да тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек телим!
Разиф Кәримов, Зәй муниципаль районы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев