Медицина өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында сөйләштеләр
Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда районның медицина хезмәткәрләре, район җитәкчеләре сәламәтлек сагы өлкәсендәге мөһим мәсьәләр буенча фикерләште. Ачыктан-ачык сөйләшүләрдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов та катнашты.
Район башлыгы Разиф Кәримов 2025 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау, агымдагы елга бурычларга багышланган медицина советы утырышын ачып, районның икътисади-социаль үсешенә кыскача күзәтү ясады, сәламәтлек саклау өлкәсендәге кайбер мәсьәләләргә тукталды.
- Район үзәк дәваханәсендә заманча шартлар тудыру өчен күп эшләр башкарылды, хәзер безнең төп мәсьәләләрнең берсе булып табиблар, медицина хезмәткәрләрен, яшь белгечләрне җәлеп итү тора. Бүгенге көндә үзәк дәваханәдән максатчан юллама белән 19 яшь зәйле медицина югары уку йортларында белем ала. Әмма без кайбер очракларда яшьләрнең килешү була торып, бирегә кайтырга теләмәүләренә юлыгабыз. Алга таба әлеге мәсьәлә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы югарылыгында хәл ителә, яшь кеше кайдан юллама алып китә шунда кайтып эшләргә тиеш. Зур шәһәрләрдәге дәваханәләр белән чагыштырганда да Зәйдә хезмәт шартлары көнләшерлек, бездә алдынгы медицина җиһазлары кулланып эшләү мөмкинлеге бар, хезмәт хаклары да зур шәһәрдәгеләрдән югары. Шуңа күрә, яшь белгечләргә район үзәк дәваханәсенә кайтып эшләү яхшы гына, - диде Разиф Галиевич.
Фикер алышулар барышында үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов районның сәламәтлек сагы торышына тулы анализ бирде. Узган ел дәваханәгә 11 табиб эшкә килгән, 10 табиб пенсиягә чыгу һәм яшәү урынын үзгәртү буенча эштән киткән.
“Быел исә үзәк дәваханәгә тагын 4 яшь табиб кайтуы көтелә. Алар максатчан юллама белән ординатурада укучылар, невролог, балалар хирургы, ортодонт, эндокринолог белгечлекләре үзләштереп кайтырга тиешләр. Башка шәһәрләрдән күченеп килүче белгечләргә дә кызыклы дәүләт программаларыннан файдаланырга мөмкин. “Земский доктор”, “Земский фельдшер” программалары буенча килүчеләргә бер миллион һәм 500 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр гамәлдә. Ә яшь белгечләргә өч ел дәвамында һәр ай саен хезмәт хакына 2,5 мең өстәлә, килеп урнашу өчен бер тапкыр 21,5 мең түләнә. Фатир арендалап торучыларга чыгымнарның 50 проценты кайтарыла. Безгә бүгенге көндә аеруча терапевтлар, гомумпрактика табиблары, педиатрлар, онкологлар кирәк, шулай ук башка тар белгечлекләрне дә кабул итәргә әзербез”, - диде баш табиб.
Утырышта поликлинака мөдире Ирина Исаева сәламәтлек сагы өлкәсендә алып барылучы профилактик чараларга тукталды. Ул да табибларга йөкләмәнең зур булуын ассызыклады.
“Безнең район медицина хезмәте күрсәтү буенча 25 участокка бүленгән. Бүгенге көндә аларда 10 табиб, 2 фельдшер халыкка хезмәт күрсәтә. Бер табиб участогына уртача 3012 кеше туры килә, ә бу 1700 кеше тирәсе булырга тиеш. Шул сәбәпле диспансеризация, профилактик медицина күзәтүләрен колачлау 98 процент тәшкил итә”, - диде ул.
Баш табибның цифрлы трансформация буенча урынбасары Айнур Хөснетдинов, үз чыгышында район үзәк дәваханәсендә кәгазь документация эшеннән китү турында сөйләде. Ул табибларның тулысынча компьютерда һәртөрле эшне төгәл, җитез алып барырга өйрәнүләрен белдерде.
Медицина советы эшенә йомгак ясап ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, барлык медицина хезмәткәрләренә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде, хатын-кыз хезмәткәрләрне якынлашып килүче халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләде.
- Әлбәттә, Зәйдә яхшы эш нәтиҗәләрен күрәбез. Район җитәкчелегенең сәламәтлек саклау өлкәсенә игътибар бирүе нәтиҗәсендә дәваханә заманча шартларда төзекләндерелә, җиһазлар белән тәэмин ителә. Шунысы бар, алга таба барлык халыкның профилактик тикшерүләрне үз вакытында үтүенә ирешергә, яңа туган балаларның үлеменә юл куймаска кирәк. Ә медперсонал белән тәэмин ителеш ул бер көндә генә хәл ителмәсә дә, алга таба аның уңайга үзгәрәсенә шик юк, сездән актив төстә югары сыйныф укучылары арасында медицина һөнәрләре турында сөйләшүләр үткәрергә, дәүләт кызыксындыру чаралары турында даими белдерергә кирәк, - дип ассызыклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев