Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Марат Әхмәтов: « Зәй — үсемлекчелектә республиканың әйдәүче флагманы»

Кичә Зәйгә эшлекле визиты барышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика Рәисе каршындагы татар телен һәм туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов район басуларын да карады. Авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар хезмәт куйган кеше буларак үз бәясен бирде.

Район башлыгы Разиф Кәримов белән бергәләп алар «Зәй» агрофирмасының шикәр чөгендере басуында булдылар. Биредә куе яшел төстәге татлы тамыр мәйданнары яхшы тишелеше, чүпсезлеге белән аерылып тора. Авыл хуҗалыгы белгечләре инде чөгендернең уртача авырлыгын 400 грамм чамасы белән билгелиләр. Марат Готович Зәй аграрийларының хезмәтен югары бәяләде. 

«Зәй районы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәрвакыт үсемлекчелек буенча республикада әйдәп баручы флагман булып тордылар. Бу беренчедән тырыш, үз эшен яхшы белгән хезмәткәрләргә бәйле булса, икенчедән, биредә көчле инвестор булу да зур роль уйный. Район башлыгы да авыл хуҗалыгы тармагын яхшы белүче, тынгысыз, тәҗрибәле җитәкче, ул команданы да яхшы туплаган. Зәйлеләргә һәрчак яңалыкны эзләп, аны тәҗрибә рәвешендә сынап, уңышлы дигән орлыкмы ул, агротехнологик чарамы, шуны кулланып эшләү хас. Без республиканың күп кенә төбәкләрен үсемлекчелек эшенә Зәй үрнәгендә юкка гына өйрәтмибез. Менә быел да Зәйдәге шикәр чөгендере бик мул уңыш вәгъдә итә. Бу исә, район икътисадына шикәр чөгендере эшкәртү, шикәр әзерләүнең яхшы йогынты итәчәгенә ныклы фараз бирә. Республика авыл хуҗалыгы тармагы өчен дә икътисадны ныгыту өчен татлы тамыр зур фактор. Зәйдә ярты миллион тонна шикәр чөгендере казып алуга өмет бар. Үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алып, уңыш бәйрәмендә куанырга язсын!» — диде Марат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев