«Җиңү поезды»: Буыннарны берләштерүче тере хәтер
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 28 апрельдә Зәйгә «Җиңү поезды» килде.
Поезд килер алдыннан тимер вокзал яны мәйданында бәйрәм концерты оештырылды. «Энергетик» Мәдәният сарае артистлары тамашачыларга мавыктыргыч чыгышлар – сугыш чоры җырлары һәм биюләре әзерләгән иде. Концертны карарга һәм “Җиңү поезды”н каршы алырга бик күп зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары килде.
Концерт тәмамлангач, шәһәр халкы һәм кунаклар, тарихи әһәмияткә ия булган поездны шәхсән сәламләү өчен вокзалга ашыктылар. Ретро-вагоннар, сугыш чоры техникасы һәм көчле сигналлар олыларга һәм балаларга чын тантана атмосферасын бүләк итте һәм илебезнең бөек үткәне турында искә төшерде.

Тәгәрмәчләрдәге экспозицияне район җитәкчелеге дә каршы алды. Тантаналы чарада шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов чыгыш ясап, “Җиңү поезды”ның безнең районда тукталыш ясавы зур горурлык хисләре уята дип белдерде. Шулай ук почетлы тимер юлчы, Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре Ринат Яруллин да чыгыш ясады. Алар «Россия тимер юллары»ның алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.

Поезд составына Бөек Ватан сугышы чоры хәрби техникасы белән 10 платформа һәм “Үлемсез полк”ның пассажир вагоннары кертелгән. Состав башында – сугыш еллары формасындагы локомотив бригадасы идарә иткән бәйрәмчә бизәлгән “Лебедянка” паровозы. Платформаларда танк, гаубица, миномет, зенит җайланмалары, машиналар һәм башкаларны күрергә була иде.
Вокзалга халык агылды гына. Балалар аеруча кызыксынып күзәтте “Җиңү поезды”н. Өлкән яшьтәге апа-абыйларның дулкынлануы күренеп тора. Роза Хәкимова беренче тапкыр «Җиңү поезды»н күрергә килгән.
-Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан бу поездның безгә килүе – зур тантана. Анда нәрсәләр барлыгын күрәсем килде. Бу тарихыбызны яшьләр, балалар онытмасыннар өчен бик мөһим. Рәхмәт шундый чараны оештыручыларга, – дип фикерләре белән уртаклашты.
«Җиңү поезды» мемориаль составы Зәйдә бер сәгать тукталыш ясады. Шушы вакыт эчендә халык экспозицияләрне карап, алар янында истәлеккәфотога төште.
- “Җиңү поезды”ның килүе - ул үзенчәлекле чара, үзенчәлекле хис-кичерешләр. Үз герое булмаган гаилә юк. Ун вагон һәм ил язмышы. Поездны карарга килүчеләрнең күзләрендә яшь бөртекләре. Бу вакыйгалардан соң ничә еллар үтсә дә, без илебез тарихын сакларга һәм белергә тиеш, - диде Галина Утяганова.
“Җиңү поезды” акциясенең төп максаты – Икенче Бөтендөнья сугышы елларында совет халкының батырлыклары турында тарихи дөреслекне саклау йөзеннән хәтер сагында тору, совет армиясенең Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләп, аны яшь буынга җиткерү.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев