Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ялга кайткан Зәй хәрбиләре: «Җиңү безнең якта булачак»

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй егетләре белән очрашты.

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй егетләре белән очрашты. Очрашу «Энергетик» Мәдәният сараенда узды.


Район җитәкчесе хәрбиләрнең һәрберсе белән якын итеп күрешеп, аларның хәлләрен сорашты.


Очрашуда егетләр белән бергә үз авыл җирлекләре башлыклары, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, иҗтимагый төркем волонтерлары катнашты.


Сөйләшү махсус хәрби операция барышында һәлак булган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
Очрашуда район башлыгы хәрбиләрне район икътисады белән таныштырып үтте. Чыгышында ул һәр оешма-предприятие, учреждениегә, авыл хуҗалыгы тармагына тукталып, аларның эшчәнлеге, хәрбиләргә ярдәм итү буенча эш белән таныштырды.


-Без сезгә киткәндә район икътисадын сакларбыз дип вәгъдә биргән идек. Бу, чыннан да, шулай. Предприятие-оешмаларыбыз тотрыклы эшләп килә. Без елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлыйбыз. Районда махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. 250 тонна гуманитар йөк, шул исәптән 10 берәмлек автотранспорт, 195 генератор, җылылык җайланмалары һәм насослар, киемнәр һәм башка бик күп әйберләр җибәрелде. Гаиләләрегезгә ярдәм итү буенча да эш тукталмый. 100дән артык гаиләдән утын белән тәэмин итүгә гариза керде. Сезне туган якта күрүебезгә шатбыз. Җиңү белән исән-сау бөтенләй әйләнеп кайтуыгызны телибез, — диде чыгышында Разиф Галиевич.


Очрашуда чыгыш ясаган башкалар да егетләребезгә сез зәйлеләр өчен үрнәк булып торасыз, Ватаныбыз чикләрен саклап, чиксез батырлык күрсәтәсез, дип рәхмәтләрен җиткерделәр.


-Сезнең батырлыгыгыз яшьләребез, балалар өчен үрнәк булып тора. Сезнең арада махсус хәрби операциядә катнашучы иң яшь егетебез дә бар. Шулай сынатмыйча, бердәм булып, ил сагында торуыгыз белән горурланабыз, — диде Айрат Әгъләмҗанов.


Очрашуда Аналар көне уңаеннан шундый кыю, батыр уллар үстергән әниләргәдә рәхмәт белдерелде.
-Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсендә җиде бала туды. Аларга район тарафыннан 100 мең сумлык сертификатлар бирелә.


Теләге булган балаларга муниципаль лагерьларда ял итү буенча чикләүләр юк. Мобилизияләнүчеләрнең гаиләләреннән балалар район башлыгы һәм республика "Чыршы бәйрәмнәре«ндә катнашачак. Тиздән — Әниләр көне. Бу бәйрәм уңаеннан әниләр котлау открыткалары алачак, — дип район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Елена Васильева мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә социаль ярдәм чараларын санап чыкты.


Шулай ук очрашуда «Энергетик» Мәдәният сарае җырчысы Иван Чебаков, «Теремкәй» бакчасыннан Ева Зарипова егетләрне яңа җиңүләргә рухландырып, чыгыш ясадылар.


Зәй егетләренең кәефе күтәренке, алар барысы да, һичшиксез, җиңү безнең якта булачак, дип белдерде.


-Безгә ярдәм күрсәтүче, терәк булучы һәркемгә рәхмәтлебез. Тылның ныклы булуын тоябыз, — диде ялга кайткан хәрбиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев