Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Һәр ярдәм йөрәк аша эшләнә

Бөек Җиңүнең 81 еллыгын каршы алырга әзерләнгән көннәрдә Зәйдән хәрби зонага 67нче гуманитар йөк җибәрелде.

Нацизмны җиңүгә өлеш кертүгә һәр зәйле хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Бишенче ел ил азатлыгы өчен барган көрәш өчен Зәй халкы күңел җылысы салынган ярдәмне  озатты. Инде йөк озата баруда зур тәҗрибәле булган фидакарь райондашларны олы, җаваплы юлга хәер-фатиха бирүгә бу юлы да Азатлак китерүче һәйкәл каршына зәйлеләр күпләп җыелган иде. Ерак сәфәргә кузгалучыларга имин юллар теләгәндә һәркем күңеленнән инде ил күгенең имин булуын теләп Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндер, тыныч тормыш һәммәбезгә дә бик кирәк.

Ә барлык оешма-предприятиеләр коллективлары, битараф булмаган зәйлеләр, эшмәкәрләр,  хакимият вәкилләре белән бергәләп җыелган йөкнең тиз көннәрдә хәрбиләребезгә барыр җитеп, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртуга, авыр шартларда дошманга каршы көрәшүдә хәлләрен җиңеләйтүгә, гомерләрен саклауга ярдәм итүе бик мөһим. Бу юлы да гуманитар йөк солдатлар сораган иң кирәкле әйберләрне җыйнауга игътибар биреп әзерләнде.  Гуманитар йөкне озатуны район башлыгы Разиф Кәримов җитәкләде.  Азатлык китүерүче солдат һәйкәле каршындагы чарада чыгыш ясап район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, һәр зәйлегә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде, ерак сәфәргә кузгалучыларга район халкы исеменнән имин юллар теләде. 

- Бүген безнең районнан 600дән артык ир-егетебез ил иминлеге өчен  үз-үзен аямыйча көрәшә. Аларның ныклыгы һичшиксез тылдагыларның ярдәменә бәйле. Бүген без районыбыздан тупланган 67нче гуманитар йөкне озатабыз. Монда фидакарь волонтерларыбызның да, хезмәт коллективларының да, эшмәкәрләрнең дә, гомумән, һәр битараф булмаган зәйленең өлеше бар. Бу юлы без уртак көч белән “Лада-Ларгус” автомобиле, ике тиз йөрешле мотоцикл, төзелеш материаллары, су өчен баклар, кирәкле эш кораллары, генераторлар, 200дән артык маскировка челтәрләре, солдатларга исемле посылкалар, көндәлек кулланылышка кирәкле чаралар, гигиена әйберләре һәм башка кирәк-яракларны тупладык, туган як хәбәрләрен җиткерүче район газеталары “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай”ны да җибәрәбез. Гуманитар йөкне бу юлы да районыбыз башлыгы Разиф Кәримов озата бара. Аның белән җаваплы сәфәргә яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Руслан Романов, “Җылы Зәй” хәйрия фонды җитәкчесе Марат Кыямов, “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасы җирле бүлеге рәисе Сергей Хватков, машина йөртүчеләр Виталий Софин, Рәйхат Габидуллин, Евгений Мартынов кузгалдылар. Аларга бары имин юллар телибез, - диде ул үз чыгышында. 

Җыелган йөк хәрби частьлар һәм хәрби госпитальләр арасында кергән заявкалар нигезендә бүленде. Зәй делегациясе фронт линиясе буенча Лугансктан Херсон өлкәсенә кадәр 6 мең чакрымнан артык юл үтте. Гуманитар йөк 12 ноктада бушатылды. Ә төзекләндерү кирәк булган техниканы хәрбиләрдән бирегә алып кайттылар, алар алга таба ремонтланып кире хәрби зонага озатылачак.  

Район башлыгы Рәзиф Кәримов һәр ноктада барлык зәйлеләр исеменнән якташларыбызны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, аларга сәламәтлек һәм тизрәк җиңү белән махсус хәрби операцияне тәмамлауларын теләде. Ул хәрби зонадагы беренче йөк бушату ноктасында ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат  Садыйков  командасы белән очрашуларын  һәм аларның гуманитар йөкне бушатуда ярдәм итүләрен дә белдерде.

“Гуманитар йөк һәм туган яктан килүче җылы хәбәр һәрбер солдат өчен кадерле, көтеп алына. Безнең уртак көч белән җыелган гуманитар ярдәмебез, рухи булышлыгыбыз,  җиңү өчен хәрбиләребезгә көч һәм ныклык бирер, барысын да өйдә түземсезлек белән көтүләрен искә төшерер дип ышанабыз. Барлык зәйлеләргә, шулай ук бу мөһим миссияне координацияләүче активистларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. “Зәй җылысы" фондына, «Масксети Заинск с вами» һәм «Закамье-госпитальләргә һәм фронтка ярдәм» волонтерлык төркемнәренә аерым рәхмәт. Һичшиксез бу күмәк  ярдәм  буенча уртак эш күптән көтелгән Җиңүгә кадәр дәвам итәчәк”, - диде район башлыгы.

автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев