Депутат Ринат Фазылов Зәйгә эшлекле визит белән килде
Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк сәяси советы әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов Зәйдә маскировка челтәрләре үрүчеләр һәм 6нчы мәктәп укучылары белән очрашты.
“Зәй сезнең белән” волонтерлар төркеме урнашкан бинада депутат Зәй волонтерлары эшчәнлеге белән танышты.
Биредә фронтка маскировка челтәрләре үрәләр, тепловизорга каршы одеаллар, зонтлар, химера костюмнары тегәләр, хәрбиләргә кирәкле булган әйберләрне җыеп, гуманитар ярдәм җибәрәләр.
-Районда 1000ләп кеше маскировка челтәрләре үрергә йөри. 10 кеше өйдә химера костюмнары тегә. Аларга материалларны биредә кисәбез. Шулай ук штурмовиклардан тепловизор һәм дроннардан саклаучы зонтларга заказлар күп. Без профессионал тукымалар белән эшлибез. Аларны заказ буенча кайтартабыз. Тукымаларны халыктан җыелган акчага алабыз. Без сугышчыларыбызны ташламаска, бердәм булырга тиеш, - диде “Зәй сезнең белән” волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Елена Хисаметдинова.
Ринат Фазылов аларга игелекле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга Рәхмәт хаты тапшырды. Бу эшкә күбрәк яшьләрне дә тартырга иде, диде.
- Татарстанда “Ярдәм янәшә!” хәрәкәте эшли. Әлеге хәрәкәт коронавирус пандемиясе вакытында мохтаҗ кешеләргә үзизоляциядә ярдәм итү өчен барлыкка килде. Ә хәзер бу хәрәкәт фронтка ярдәм итә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга бәяләп бетергесез ярдәмегез өчен сезгә хәрәкәтнең Рәхмәт хатын тапшырасы килә, – дип мөрәҗәгать итте ул хәрәкәт җитәкчесе Елена Хисаметдиновага бүләк тапшырганда.
Ринат Рафаэлевич биредә хәрби зонага җибәрү өчен ит каклау эше белән дә танышты. Волонтерлар аңа 12гә 12 размерында үрелүче зур маскировка челтәрен дә күрсәтте. Бу челтәрне үрү бик күп көч һәм вакыт таләп итә.
Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү
6нчы мәктәптә депутат укучылар белән очрашты һәм мәктәп музеенда булды. Ул укучылар белән сөйләшүдә Украинаның махсус хезмәтләре тарафыннан яшүсмерләрне вербовкалау очраклары булуы, аларны мондый җинаятьләргә барып, тормышларын бозмаска, сак һәм уяу булырга чакырды.
Ул яшүсмерләргә социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аша «җиңел акча эшләү» юлын тәкъдим итәләр, ә моның артында куркыныч гамәлләр тора, таныш булмаган номердан шалтыратсалар телефонны алмагыз, яисә сөйләшүне өзегез дип киңәшен бирде. Болар барысы да аңлаешлы булсын өчен ничек яшүсмерләрне террорчылык актларына, җинаятьләргә тарту буенча видеоролик күрсәтелде. Һәм аның буенча нәтиҗәләр ясалды.
Укучылар депутат сөйләве буенча мошенникны ачыклау билгеләрен белделәр, ә иң мөһиме - Ринат Фазылов, әгәр яшүсмер ялгышкан һәм җинаятьчеләр йогынтысына бирешкән икән, гамәлләрнең төгәл алгоритмын китерде.
Укучыларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы депутатның, сугышчыларга ярдәм җыюны оештыручының шәхси тәҗрибәсеннән мисаллар аеруча кызыксыну уятты. Ринат Фазылов гумконвойларны яңа төбәкләргә дә, махсус операция зоналарына да даими рәвештә үзе озата бара.
Депутат белән бергә очрашуларда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Зәй бүлеге сәркатибы Петр Тимаськов һәм партия белгече Гөлнара Феофанова да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев