Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Данил Ерундов: «Чик сакчысы булуым белән горурланам»

Бүген - 28 майда Россиядә чик сакчылары көне билгеләп үтелә.

Армиядә булган кешегә элек-электән хөрмәт белән караганнар. Ә чик сакчылары исә аерата абруйлы булган. Бүгенге язмабыз герое -  хәрби хезмәтен чик сакчылары гаскәрләрендә үткән Данил Ерундов.
Данил – Зәй егете, аңа 22 яшь. Шәәһрнең 6нчы мәктәбендә тугыз класс белем алган егет, Әлмәт политехника техникумынд нефтьче-технолог белгечлеген үзләштерә. Дилом яклауга егет Ватан ладында хәрби бурычын үтәргә китә.

- Мин беркайчан да армиягә барудан курыкмадым. Армия хезмәтенә чакырылыр алдыннан  хәрби комиссариатта сөйләшү вакытында кайда хезмәт итәргә теләгем булуы белән кызыксындылар һәм чик сакчысы булып хезмәт итәргә тәкъдим иттеләр, - ди Данил.

Чөнки егетнең хәрби хезмәткә яраклылык дәрәҗәсе “А1” була. Әлеге категориягә ия булу хәрби бурычны уңышлы үтәргә әзер булуны,  физик ныклык белән армия хезмәтен теләсә нинди элиталы гаскәрләрдә хезмәт итү мөмкинлеге булуын аңлата.

-Мин башта чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт итү мөмкинлеге булу турында ишеткәч, аптырап калдым. Элегрәк бу абруйлы гаскәрләргә контрактчыларны гына алганнар. Ләкин хәзер дә анда һәркем дә эләкмәскә мөмкин. Кандидатлар катгый сайлап алу уза. Безгә кадәр 16 ел чик сакчылары гаскәрләренә егетләр алынмаган. Без 16 елдан соң, әлеге гаскәрләргә алынучы беренче төркем булдык. Бу гаскәрләргә эләгүем белән бик горурланам. Чөнки чик буен саклау - бик җаваплы хезмәт. Дәүләт без -  яшь егетләргә илне сакларга ышанып тапшырган икән, аны намус белән үтәргә кирәк иде, - дип сөйли Данил.

Хәрби хезмәтен Амур өлкәсендә үти ул.

-Баштарак режимга,  армия тормышы ритмына ияләнү авыррак булды, әлбәттә. Шуны әйтәсем килә, армия хезмәте мине бөтенләй үзгәртте. Беренче чиратта үзең өчен генә түгел, ә хезмәттәшләрең, коллектив өчен җаваплылык хисе барлыкка килде. Күп нәрсәләргә мин элеккечә малайларча карамый башладым.   Хезмәттәге дисциплина ярдәмендә дөрес карарлар кабул итәргә өйрәндем, - ди Данил.

Чик буе - дошман юлына киртә булган иң кырыс, җаваплы сызык ул. Чик саклаучыларга туган җир, Ватан төшенчәләре аеруча якын, чөнки алар беренчеләрдән булып һөҗүм-хәтәрне кабул итә. Чик буен  кыю йөрәкле, тәвәккәл, элиталы гаскәрләрдә хезмәт итәргә яраклы булган, физик яктан сау-сәламәт егетләрне генә саклый. Данил – шундыйларның берсе.

Бүгенге көндә  ул алган һөнәре буенча нефтьче булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев