Бүген Татарстан гербы көне билгеләп үтелә
Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый.
Татарстан гербы республиканың рәсми символы булып тора. Татарстан Республикасы гербын 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасының Югары Советы карары белән раслыйлар. Герб Татарстанның көчле, тарихи һәм мәдәни аңлатмаларын берләштерә. Татарстан гербында республика флагының барлык төсләре — ак, яшел, кызыл күрсәтелгән, бу халыкның һәм тарихның дәвамчанлыгын аңлата.
Гербның уртасында канатлы ак барс сурәтләнгән. Ул — республика гражданнарын һәм халкын яклаучы.
Барсның кызыл кояш җирлегендә сурәтләнүе игелеклелек, уңыш, бәхет, тормыш билгесе булып тора.
Барсның сул ягындагы түгәрәк калкан республикабыз гражданнарының хокукый, икътисади якланганлыгын искәртә. Таҗ яфраклары җөп санда булган булган ак кашкарыйлар тормыш чыганагын, озын гомер теләүне белгертә.
Барсның алгы уң аягын бераз күтәрүе — югары хакимиятнең олылыгын күрсәтүче геральдик ишарә. Бу шулай ук хәрәкәтне, эшне «уң аяктан» башлауны, Татарстанның яңарыш юлында уңышлы баруын аңлата.
Барсның үткен тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен яклый алу сәләтен күрсәтә.
Барс канатларының җиде каурые аның җирдә дә, күктә дә үзен яклый алу мөмкинлеген символлаштыра.
Барсның койрыгын тотышы аның кәефе яхшы, дустанә мөнәсәбәттә булуын аңлата.
Үсемлектән орнамент һәм лалә чәчәге – табигатьнең уянуын һәм Татарстанның яңаруын символлаштыра.
Өч алтын боҗра – бердәмлек, чиксезлек, иң югары камиллек идеясен белдерә. Алтын төсе Татарстан җиренең бай булуын раслый.
фото: Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев