Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

2026 елда Зәйдә беренче булып малай дөньяга килде

Ул 5 гыйнвар көнне туган.

Бүген, 10 гыйнварда, Зәй районының ЗАГС бүлегендә 2026 елда районда беренче булып теркәлгән сабыйның туу турындагы таныклыгын ата-анасына тантаналы тапшыру булды. Ул – 4 гыйнварда туган Кузнецов Михаил.

Кечкенә Михаил – Никита һәм Ангелина Кузнецовлар гаиләсендә икенче бала.

– Улыбыз  Яңа елга бүләк булып дөньяга килде, кызыбыз Дарья кебек – ул 2020 елның 5 гыйнварында туган иде, – дип горурлык белән сөйләде яшь ата-ана.

Хәзер Кузнецовлар өчен гыйнвар тагын да  бәйрәм даталары белән баеды: ай ахырында гаилә башлыгы Никита Сергеевичның да туган көне.

Бәхетле ата-ананы бу шатлыклы вакыйга белән Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова котлады. Ул район башлыгы исеменнән җылы сүзләр һәм котлаулар җиткерде.  Тантаналы шартларда сабыйның беренче документын – туу турындагы таныклыгын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Шулай ук котлауларга ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина һәм Зәй үзәк район дәваханәсенең оештыру-методика бүлеге мөдире Луиза Вәлиуллина да кушылды. Алар кечкенә Михаилга һәм аның ата-анасына ныклы сәламәтлек һәм бәхет теләделәр.

Ирина Смирнова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев