Зәйдә законсыз тонировканы тикшерү рейды кагыйдә бозучыларны ачыклады
Бүген Зәй районы буенча дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре законсыз тонировканы ачыклау буенча рейд үткәрде.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның әлеге төре өчен административ җаваплылыкка 2 машина йөртүче тартылды, барлыгы 7 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды, дип хәбәр итәләр ЮХИДИ бүлегеннән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында искәртә һәм юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Фото ЮХИДИ бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев