Юлда һәлакәт
1 октябрьдә Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында кеше үлеме белән бәйле юл-транспорт һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.
18 сәгать 25 минутта Зәйдән Әлмәткә таба хәрәкәт итүче «Урал» машинасы юлдан борылырга карар итә һәм каршы як полосадан хәрәкәт итүче транспорт чараларына каршылык тудыра. Datsun автомобиле йөртүчесе исә югары тизлектә килү сәбәпле, үз вакытында тукталып кала алмый, йөк машинасына килеп бәрелә.
Район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин белдерүенчә, җиңел машина йөртүчесе ашагыч ярдәм килгәнче үлә. Ә аның пассажиры Әлмәткә медсанчастька озатыла.
— Тәүлекнең караңгы вакытында юлларда аеруча сак хәрәкәт итү кирәк. Күз күреме җитенкерәмәү сәбәпле машина йөртүчеләрнең юл аралыгын чамалап бетерә алмаулары мөмкин, бу исә аяныч тәмамлана, шуңа да юл ашыгуны яратмый, — ди Рамил Гарифуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев