Зәйдән хәрбиләргә “УАЗ” машинасы һәм гуманитар ярдәм илтелде
Зәйдән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов, Эркин Касыймов бу көннәрдә махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм илтеп кайттылар.
Гуманитар ярдәм илтүчеләр барлыгы биш меңгә якын километр юл үтеп, егетләребез хезмәт итә торган Донецк, Запорожье, Херсон өлкәләрендә булган.
Әлеге “УАЗ” машинасы махсус хәрби операция башында ук Зәйдән хәрбиләргә җибәрелгән иде. Ул берничә ел егетләребезгә хезмәт итеп, шактый таушалган иде. Аны Зәйгә алып кайтып, ышанычлы итеп ремонтлап, Зәй хәрбиләренә яңадан илтелде. Шулай ук хәрбиләргә радиомостлар, принтер өчен кирәкле әйберләр, домкрат, генераторлар һәм башка кирәк әйберләр алып барылды. Татьяна Миронова җитәкчелегендәге волонтерлар тиз пешә торган ашлар, боткалар җибәрделәр.
Гуманитар йөкне җыюда төп ярдәмне эшмәкәрләр Владимир Долгов, Александр Чапков, Магомед Алиев, Николай Токранов, Наилә Әгъзамова, Владимир Уразайкин, Изге Макарий чиркәвенә йөрүчеләр күрсәткән.
“Якташ хәрби ир-егетләрнең ныклыгы, ил иминлеге өчен көрәшүдә көчле булулары тагын да игелекле эшләр башкарырга көч, дәрт бирә. Егетләрнең без алып килгән ярдәмгә ничек сөенгәннәрен күрсәгез иде. Күп сөйләшмиләр алар. Җиңеп кайтырбыз, Алла боерса, диләр. Гуманитар ярдәм җыюга өлеш керткән һәр кешегә, бу эшне оештыручыларга рәхмәтләр, сәламнәр әйттеләр”, - ди гуманитар ярдәм илтә баручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев