Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Зәйдән ике улы да махсус операциядә катнашучы әни хәрбиләргә коры ашлар әзерли

Икенче Бөгелдедә яшәүче Татьяна Миронова махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле продуктлардан тиз пешә торган коры ашлар, салатлар, боткалар әзерли.

Аңа ярдәмгә туганнары, якыннары, дуслары килә. Ә ашларны алар бергәләп Татьяна Вячеславовналар йортына җыелып әзерлиләр, әзерләрен пакетларга тутыралар.

Татьяна апа ашлар гына әзерләп калмый, хәрбиләр өчен эчке киемнәр дә тегә, чәйләр дә ясый.

-Продукция белән безгә халык булыша, үзебез дә булдыра алганча алабыз. Ашларны без хәләл ризыклардан гына әзерлибез. Даими тавык түше, сыер ите һәм бавыры алып, итле ризыкларны шулардан әзерлибез, — ди Татьяна Вячеславовна.

Ә безнең егетләр тәмле ашлар әзерләүче апаларга рәхмәтләрен белдереп җаваплар да язалар. Мондый ашлар өйдә пешерелгән ризык кебек тәмле. Шуңа күрә аларга заявкалар да күп. Аларны пешерү бик җайлы да, тиз дә. Коры масса өстенә кайнар су саласың да, 15 минуттан нәкъ өйдәге кебек аш әзер дә була.

-Безнең ашларны отпускага кайтучы һәр егет алып китә ала. Алар «Зәй җылысы» хәйрия фондында бар. Кирәк кеше шуннан килеп алсын, — ди Татьяна апа.

Аның үзенең ике улы да Ватаныбыз иминлеген саклап, махсус хәрби операциядә катнаша.

-Анда безнең улларыбыз! Аларны минеке, синеке дип аерып булмый. Безнең бурычыбыз — аларга ярдәм итү. Солдатларның сугышчан рухын ныгытуда безнең ашлар бик мөһим дип саныйбыз, ерак җирләрдә якыннарыңның, якташларыңның ярдәмен, җылысын тою бик мөһим, — ди Татьяна Вячеславовна.

Фотолар Аксар авыл җирлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев