Зәйдән әтиле-уллы Атласовлар махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтеп кайттылар
Бу көннәрдә Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов, аның улы Роман махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәмне илттеләр.
Валентин Александрович — 11, Роман 3 мәртәбә махсус хәрби операция зонасына егетләр янына барды. Шулай ук алар белән бергә ялга кайткан хәрбиләр дә хезмәт итү урыннарына киттеләр.
«Якташ егетләребез хезмәт итә хәрби частьләрдә булдык. Хәрбиләргә 200 литрлы ягулык баклары, 20 литрлы канистралар, электрогенератор, 14 кыр телефоны аппараты, 5 километрда полевка, 20 метрлы вентилиция торбалары, отводлар, электросветильниклар, электрүткәргечләр, 20 килограмм кадак, 15 килограмм шөреп, 100 пар эш перчаткасы, бик күп исемле посылкалар, маскировка челтәрләре һәм башка бик күп әйберләр алып бардык. Аллага шөкер, машина шыплап гуманитар ярдәм белән тутырылса да, ярдәмне егетләребезгә тапшырып әйләнеп кайттык», — ди Валентин Александрович.
«Техно» заводы үзләрендә хезмәт куйган «Казак» позывноен йөртүче хәрбигә кирәкле булган әйберләрне җибәргән. Шулай ук хәрби частьләрдә маскировка челтәрләре, исемле посылкалар, мич-буржуйкалар да калдырганнар.
-Владислав Москов белән Артем Баранов якташ хәрбиләргә дип 100 килограмм казылык белән сало җибәрделәр. Аларны булган һәр частьтә егетләргә өләштек. «Наз» кибете торба, отвод, «грибоклар», «Кувалда» кибете кадак, шөреп, перчаткалар алып җибәрде. Шәхси эшмәкәр Николай Тихонов электр әйберләрен алырга ярдәм итте. Калган әйберләрне Изге Макарий чиркәвенә йөрүче игелекле кешеләр ярдәме белән алдык. Ярдәм күрсәтүче, терәк булучы ныклы тылга якташ хәрбиләр бик рәхмәтле. Егетләр туган яктан читтә якташлардан килгән һәр хәбәргә, һәр нәрсәгә сөенәләр, — ди Валентин Александрович.
Ә хәрбиләрне аеруча сөендергәне — Лаеш балалар йортыннан җибәрелгән хатлар. Алар үзләре дә җавап итеп, әлеге балаларга күчтәнәчләр җибәргәннәр.
Буш кул белән кайтмаганнар гуманитар ярдәм илтүчеләр: чираттагы ярдәм белән озату өчен алты генераторны ремонтларга алып кайтканнар.
Эш тукталмый. Хәзер Зәй хәрбиләренә чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрү өчен зур эш алып барыла. Битараф булып читтә калмыйк, без бары бергә берләшеп кенә күптән көтелгән җиңүне якынайта алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев