Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Уртабагражлылар 75нче маскировка челтәрен үрергә керешә

Бүген 74нче челтәрне үреп бетереп, эшне башларга 75нчесен тарттырып куйдылар.

Уртабагражлылар да махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез язмышына битараф түгел, аларның исән-сау өйгә кайтуларын теләп, маскировка челтәрләре үрәләр.

-Безнең күз алдыбызда үскән балалар анда. Барыбыз да егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуын тели. Егетләребез безне саклый, ә без аларны шушы челтәрләрне үреп сакларга тырышабыз. Бөтен теләгебез — бу үргән челтәрләребез балаларыбызга исән калырга ярдәм итсен иде. Үз аякларында исән-сау кайтсыннар, гаиләләре, әти-әниләре, якыннары сөенеп каршы алсыннар, — дигән теләкләр юллый хәрбиләргә Урта Баграж апалары.

Һәр көнне апалар, кызлар мәдәният йортына челтәр үрергә җыела. Кызу көннәрдә дә эшне туктатмыйлар. Авылның өлкән апалары Федора Краснова, Елена Кузьмина да бер көн калмый челтәр үрергә клубка менәләр. Шулай ук Роза Данилова, Мария Князева, Софья Утяганова, Светлана Тазова, Анна Агашкина, Вера Кириллова, Вера Григорьевалар –  бу изге эштә иң активлары. Башкалар да вакытлары булган саен челтәр үрүчеләргә кушылырга тырыша.

Бу оста куллар ярты ел эчендә 74 маскировка челтәре үрергә өлгергән инде. Никадәр солдатка ярдәм итеп, күпме гомерләрне саклап калганнар дигән сүз. Шушы игелекле гамәлләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның рәхмәт сүзләре булып кайткач, тагын да канатланып эшлиләр. Ирешелгәннәре әле чик түгел, алга таба да ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәргә уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев