Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Чыбыклылар үз хәрбиләренә исемле посылкалар җибәрде

Махсус хәрби операциядә катнашучы Чыбыклы егетләре посылкаларны алганнар, авылдашларына шундый ярдәмнәре, терәк булганнары өчен рәхмәтләрен җиткереп җавап юллаганнар.

Чыбыклы халкы авылдан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә даими ярдәм итеп килә. Алар 18 мартта Зәйдән киткән гуманитар ярдәм аша үз хәрбиләренә исемле посылкалар әзерләп озатты. Анда егетләр өчен тәм-томнар, оекбаш, перчаткалар, дымлы салфеткалар, медикаментлар һәм тагын бик күп кирәкле әйберләр салынган иде. Ә «Иман» позывноен йөртүче егеткә «пушка» алып җибәрделәр.

-Гуманитар ярдәм җыю эше авыл клубында оештырылды. Битараф калмыйча егетләребезгә ярдәм кулы сузучы авылдашларга рәхмәт әйтәсе килә. Без җибәргән посылкалар барып җиткән, егетләребез рәхмәтләрен әйтеп җавап та җибәрделәр. Бу көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ашлар, икенче еризыклар әзреләү өчен бәрәңге җыелды, аны Зәйгә агропаркка илтеп тапшырдык. Барыбыз да бер теләк белән яна — ул да булса, махсус хәрби операциядә катншучы егетләребезнең җиңү белән туган якларга исән-сау кайтулары, — ди Чыбыклы авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев