Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Чыбыклы егете хәйрия концерты оештыра

Тамашадан кергән акча махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларына ярдәмгә юнәлтеләчәк.

Концертны Чыбыклы авылы егете Разил Сибгатуллин оештыра. Анда Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, «Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәр Фәиз, автор-башкаручы Айдамир катнашачак.

-Концерт 19 апрельдә уза. Билет сатудан кергән акча махсус хәрби операциядә катнашучы авылдаш егетләргә ярдәмгә юнәлтеләчәк. Авыл халкы кергән акчага нәрсә алырга кирәк булуын үзе хәл итәчәк. Шулай ук залга махсус тартма да куелачак, теләгән кешеләр анда күпме булдыра ала шуның кадәр акча сала ала. Анда бит безнең егетләр. Без аларга ярдәм итәргә тиеш. Бар теләгебез — егетләребез әти-әниләре, туганнары янына исән-сау кайтсыннар, — ди Разил Сибгатуллин.
Шулай ук тамашага махсус хәрби операциядә катншучы егетләрнең әти-әниләре дә чакырулы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев