Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең шикәр заводында 107,8 мең тонна шикәр җитештерелде

«Зәй шикәре» заводы агымдагы ел уңышыннан шикәр кайнату сезонын 30 декабрьдә төгәлләде.

Завод бу сезонда барлыгы 725,7 мең тонна татлы тамыр эшкәртте, шуның 226 мең тоннасы Зәй районы кырларыннан китерелгән чимал.

— Һава торышы шартлары кыр эшләрендә шактый комачаулыклар тудырса да, яңа уңыштан шикәр җитештерү эше өчен чимал җитәрлек булды. Үзебезнең завод хезмәт коллективына да, кыр хезмәтчәннәренә дә фидакарь эшләре өчен зур рәхмәт белдерәм, — диде завод җитәкчесе Антон Трошин.

«Зәй шикәре» заводы бу сезонда 107,8 мең тонна шикәр җитештерде, 33,5 мең тонна грануллаштырылган жом, 37,2 мең тонна меласса әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев