Зәйнең “Шатлык” үзәгендә ял итүчеләр китапханәгә экскурсиягә барды
Кичә Зәйнең үзәк китапханәсенә “Шатлык” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр килде.
Кунаклар өчен китапханәчеләр бүлекләр буенча экскурсия үткәрделәр.
“Китаплар саклау кебек мөһим бүлек тә игътибарсыз калмады. Моннан тыш, экскурсиягә килүчеләрнең игътибары китап фондының күптөрлелеген ачучы китап күргәзмәләренә юнәлтелде. Китапханәдә бу көннәрдә рәссам Елена Курносованың “Тормыш рәвеше” дип аталган шәхси күргәзмәсе эшли. Кунаклар күргәзмәне кызыксынып карады”, - ди китапханәче Галина Лаврентьева.
Фотола китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев