Зәйнең Мирный бистәсендә Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек елын ачтылар
Яңалыклар

Зәйнең Мирный бистәсендә Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек елын ачтылар

2026 ел Зәй районында Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек елы дип игълан ителде.

21 февральдә Мирный бистәсе мәдәният йортында Зәй муниципаль районында  Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек елын ачу тантанасы узды.

Тамашачыларны "Россиянең көче һәм намусы" дип исемләнгән программа көтә иде.

Бу кичәдә "Конфетти" хореография коллективы, "Ивушка" халык җыр ансамбле, "Гармония" вокаль ансамбле, Александр Селивёрстов, Дмитрий Иванов, "Радуга" балалар вокаль студиясе, "Конфетти" хореография коллективы, "Калинушка" театр түгәрәге кебек иҗат коллективлары чыгыш ясады. Алар бистә кунаклары һәм халкын ватанпәрвәрлек рухындагы, юмористик инсценировкалар һәм музыкаль номерлар белән ир-атларны котладылар.

Тамашачылар һәр башкаручыны җылы каршы алдылар һәм алкышларга күмделәр. Бәйрәм чыннан да якты һәм онытылмас булды.

Фотолар мәдәният йортыннан.


Нет комментариев