Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә маскировка челтәрләре үрүчеләр эшчәнлекләренең бер еллыгы уңаеннан котлаулар кабул итте

Зәйдә маскировка челтәрләре үрүчеләр турында Зәй хәрбиләре генә түгел, ә илебездән махсус хәрби операциядә төрле частьләрдә хезмәт итүчеләр дә белә. Шуңа күрә маскировка челтәрләренә заказлар да бик күп. Алар челтәрләрне күрше районнар һәм шәһәрләр аша да җибәрәләр. Шулай ук цехта разведчиклар һәм снайперлар өчен химера костюмнары да («лиший») тегәләр. Алар моны хәрбиләрдән килгән заказлар буенча эшлиләр.

Бу көннәрдә Зәйдә маскировка челтәрләре үрә башлауга бер ел тулды. Ватан иминлеге сагында торучы улларын, хәрбиләрне кайгыртучы игелекле йөрәкле хатын-кызлар бу уңайдан бик күп котлаулар кабул итте. Алар янында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин белән район керәшен җәмгыяте рәисе Валентин Атласов булдылар.

Маскировка челтәре үрү эшен районда оештырган Елена Хисаметдинова җитәкчелегендәге командага алар район башлыгы Разиф Кәримовның һәм район керәшен җәмгыяте исеменнән Рәхмәт хаты тапшырдылар. Бу хатын-кызлар арасында бер шәхескә аерым тукталып үтәсе килә. Ул — Ильмира Павлова. Ильмира эштән соң көндә цехка килеп, челтәр үрү өчен зур күләмдә тукымалар кисә. Ә тукымалар көн дә бик күп китә. Ул — Елена Хисаметдинованың уң кулы.

«Без сезнең профессиональлегегез, тырышлыгыгыз, максатчанлыгыгыз, тәвәккәллегегез һәм командагызның бердәмлегенә сокланабыз һәм сезнең белән горурланабыз. Сез гомуми эшкә бәяләп бетергесез өлеш кертәсез, махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче Ватаныбызны саклаучыларның гомерләрен саклап каласыз һәм Җиңүне якынайтасыз. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт! Җиңү безнең якта булачак!» — диелгән Рәхмәт хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев