Зәйнең “Якты коңгыз” бакчасында әтиләр һәм балалар җитезлектә ярышты
Яңалыклар

Зәйнең “Якты коңгыз” бакчасында әтиләр һәм балалар җитезлектә ярышты

Алар ярышып кына калмады, солдат боткасыннан да авыз итте.

Зәйнең “Якты коңгыз” балалар бакчасында “Алдынгылар хәрәкәте” проекты кысаларында әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе -  Ватанны саклаучылар көне уңаеннан спорт, батырлык, гаилә бердәмлеге бәйрәме узды.

 Чара тантаналы рәвештә “Танкистлар” һәм “Диңгезчеләр” командаларының сәламләве белән башланып китте. Әтиләр һәм балалар төрле ярышларда катнашып, үзләренең көчләрен, җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. 

Чараның иң истә калган мизгеле  кыр кухнясы булды. Анда балалар һәм өлкәннәр хуш исле солдат боткасыннан авыз иттеләр. Бу армия тормышын искә төшереп, чарага үзенчәлекле мохит өстәде. Чара җылы һәм  дустанә  мөнәсәбәттә узды, барлык катнашучыларда да бик күп уңай хис-кичерешләр, онытылмас истәлекләр калдырды.

Фотолар бакчадан.


Нет комментариев