4 сентябрьдә Чистайда республика чик сакчылары бердәмлегенең традицион су юлы (сплав) узды
Әлеге чара хәрби хезмәтне чик буе гаскәрләрендә үткән ир-егетләрне һәм аларның гаиләләрен берләштерүче матур традициягә әйләнде.
Бу көнне Зәй һәм Алабуга командалары катамараннарда маршрутны узу өчен елга буенда очраштылар. Очрашулар алдыннан үткәрелә торган мондый чаралар — гади генә актив ял түгел: бу якыннар белән бергә булу, табигать белән бәйләнешне тою, көч туплау һәм хәрби кардәшлекнең бердәмлеген тагын да ныграк тою мөмкинлеге.
Сплавта катнашу — ул дуслыкны, үзара ярдәмләшүне һәм уртак кыйммәтләргә тугрылыкны кадерләгән зур чик сакчылары гаиләсенең бер өлеше икәнеңне тою ысулы да.
Нет комментариев