Закон һәм кеше

Зәйдә Магнитогорск кешесе бергә яшәүче иренә пычак белән кадаган

Зәйдә узган атнада район эчке эшләр бүлегендә авыр җинаять – кеше үтерү очрагы теркәлгән

4 сентябрьдә дежур частька 43 яшьлек Зәйдә яшәүче хатын-кыз шалтыратып, иптәш кызының бергә яшәүче иренә пычак белән кадавы турында хәбәр итә. Берничә минуттан әлеге хатын-кыз яңадан шалтыратып, шаяртуы, чакыруның кирәк булмавы турында әйтә. Урынга полиция һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре чыга. Алар фатирның залында пычак белән яраланган ир-атның ятуын күрә. Ул үлгән булып чыга.

–“Җинаятьтә гаепләнүче 28 яшьлек хатын-кыз, Магнитогорск кешесе, үз гаебен таныды. Тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше ачылды. Гаепләнүче арестка алынды”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.


Нет комментариев