Очрашуларның соңгысы Иске Зәй халкы белән булды
Анда Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, шәһәр һәм район предприятиеләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре, шулай ук шәһәр Советы депутатлары катнашты. Очрашу, гадәттәгечә, шәһәр хезмәтләре тарафыннан гражданнарны сораулары, борчыган мәсьәләләре буенча кабул итүдән башланды.
Социаль-икътисади үсеш һәм өстенлекле бурычлар
Район башлыгы чыгышында Зәйнең социаль-икътисади үсешенә һәм 2026 ел ахырына кадәр куелган бурычларга җентекләп тукталды. Аның чыгышы аша махсус хәрби операция темасы кызыл җеп булып барды: махсус хәрби опреациядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү, шулай ук һәлак булган геройларның истәлеген мәңгеләштерү муниципалитет өчен өстенлекле юнәлеш булып кала. Якын киләчәккә төп планнар арасында район башлыгы Иске Зәйнең төп архитектур һәм рухи символларының берсе булган Богоявление Господне чиркәвен торгызуны, шулай ук Толстой урамына яңа асфальт җәюне һәм тротуарлар төзекләндерүне атады.
Төзекләндерү һәм халыкның җаваплылыгы
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров чыгышында бистәне төзекләндерү мәсьәләләренә тукталды: болар - күпфатирлы йортларны ремонтлау, урам челтәрен карап тоту. Аерым алганда, ул хуҗасыз этләр һәм караусыз калган участоклар проблемасына игътибарны юнәлтеп, халыкны территорияләрне карап тиешле чисталыкта тотарга чакырды.
«Маяк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Лугинина ТОСның эшчәнлеге турында хисап тотты, чыгышында җәмәгать урыннарын даими җыештыруны һәм махсус хәрби опреациядә катнашучыларының гаиләләренә актив ярдәм күрсәтүне ассызыклады. Шулай ук ул гражданнарны хәбәрдар итү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде һәм искезәйлеләрне микрорайон тормышында активрак катнашырга чакырды.
Бүләкләр һәм казанышларны тану
Очрашу ахырында бистәнең актив кешеләре һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләр вәкилләренә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Шулай ук зур һөнәри казанышларга ия булган белгечләргә Татарстан Республикасының электрон Мактау китабына кертелү турында таныклыклар тапшырылды.
Оештыручылар сүзләренчә, мондый очрашулар хакимият белән халык арасында турыдан-туры диалогның нәтиҗәле коралына әйләнде.
Нет комментариев