Юл куркынычсызлыгы

Зәй юлындагы фаҗигале бәрелеш: машина йөртүче тән җәрәхәтләре алган, хатыны үлгән

31 август - 6 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 98 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында үтерү, кыйнау, урлашу очраклары бар

Бу чорда шәһәр-районда 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның берсендә һәлак булучы бар.

3 сентябрьдә Чаллы – Зәй – Әлмәт юлында (Зәйнең ДРСУ яны) юл –транспорт һәлакәте була. БМВ машинасын йөртүче (салонда өч пассажиры була), Әлмәт ягыннан хәрәкәт итеп, каршы як полосага чыга һәм “Макар” маркалы автомобиль белән бәрелешә. Беренчел бәрелешүдән соң, БМВ каршы якка борылып,  «Макар» артыннан хәрәкәт итүче “Тойото”га бәрелә, аннан  БМВ тагын бер «Тойото» машинасына бәрелә, шуннан соң БМВ кюветка төшә. Һәлакәт  нәтиҗәсендә БМВның пассажиры (машина йөртүченең хатыны) урында ук үлә, бер бала һәм машина йөртүче үзе тән җәрәхәтләре алалар.

Узган атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 60 очрагы теркәлгән.


Нет комментариев