8 сентябрь Россия Федерациясе халыклары телләре көне буларак билгеләп үтелә. Аның максаты — илнең күптөрлелеген саклап калу һәм аңа ярдәм итү
Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда бу датага аерым программа багышланды: «Эврика» сәламәтлек төркеменә йөрүчеләр өчен «Лев Толстойның серле портреты» тематик экскурсиясе үткәрелде һәм «Зәй киңлекләре» дигән яңа сәнгать күргәзмәсе күрсәтелде.
Тексттан үрелгән шедевр
Лев Николаевич Толстойның рәссам С.Б. Хазин ясаган гадәти булмаган шрифтлы портреты игътибар үзәгенә әверелде. Бу сурәт кенә түгел, ул – детальләрдә яшерелгән тулы бер китап. Нигез булып язучының 1892 елда Мәскәүнең «Шерер, Набгольц һәм К°» фирмасы ясаган танылган фотографиясе хезмәт итә. Шул ук вакытта портретта классикның йөзе генә «чиста» булып калган: чәче, кабарынкы сакалы, мыегы һәм блузасы сүзләр белән чуарланган.
Рәссам «Крейцеров сонатасы» повестеның унөч бүлегеннән сурәткә тугыз меңнән артык сүз кертә алган, бу тыгыз типография текстының утыз битенә туры килә. Тикшеренүче Б.Д. Челышев билгеләп үткәнчә, бу - чыннан да титаник эш.
Драматик тарихлы гаилә истәлеге
Музейда әлеге уникаль экспонат Зәй урман сәнәгате хуҗалыгының баш инженеры Дмитрий Галяминский ярдәме белән барлыкка килде. Ул портретны музейга ачылу көнендә — 1985 елның 8 маенда бүләк итә. Бүләк итүче сүзләренчә, реликвия аның гаиләсендә 1918 елдан саклана.
— “Портрет тарихын Дмитрий Андреевичның әнисе Евдокия Ивановна Галяминская сөйләде. 1916 елда ул Минзәлә гимназиясен тәмамлый һәм Кече Батрас авылында укытучы булып эшли башлый. «Аклар» Чистай тракты буйлап чигенгәндә, берничә офицер алар авылында кунарга туктала. «Кызыллар» һөҗүме турында сигнал алгач, хәрбиләр иртә таңнан ашыгып авылдан чыгып китәләр. Ләкин офицерларның берсе — аның исеме Владимир (фамилиясен Евдокия Ивановна хәтерләми) кире киреп, атыннан төшә һәм аңа төргәкне бирә. Ул аны гаилә ядкаре дип атый һәм сакларга куша: исән калса, ул аны алырга кайтачак. Владимирның язмышы билгесез булып кала, ә Толстой портреты төшерелгән төргәк озак еллар бу очрашу турында истәлек буларак саклана”, - дип сөйли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
Хәзер бу тарих һәм портрет үзе музей коллекциясенең бер өлешенә әверелеп, сүз, сәнгать һәм кеше язмышларының бер җепкә үрелүен раслый.
Нет комментариев