Яңалыклар

Зәйдә мал табиблары хуҗалыкларда булдылар

Зәй районында ветеринар табиблар хуҗалыкларда кош гриппыннан саклауны тикшерделәр

Район ветеринария берләшмәсе белгечләре, ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелеге хезмәткәрләре белән берлектә, кош-корт асраучы  хуҗалыкларны карап чыктылар. Чара кош гриппын профилактикалау кысаларында оештырылды. Төп максат хуҗалык җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә төбәктәге агымдагы эпизоотик вазгыять турында мәгълүмат бирү, шулай ук кошчылык белән шөгыльләнүчеләрнең  вирус кертүдән һәм таралудан биологик якланганлык дәрәҗәсен бәяләү булды.


Нет комментариев