Зәй районы Поручик авыл җирлегендә халык белән очрашу булды
Катнашучылар беренче яртыеллык эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр. Төп доклад белән авыл җирлеге башлыгы Илмира Хаджаева чыгыш ясады. Районның социаль-икътисади хәлен район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин яктыртты.
Җыелыш барышында шулай ук республиканың Электрон мактау тактасын тулыландыру турында игълан ителде. Быел анда Поручиково җирлегеннән өч лаеклы кеше исеме бирелгән. Гражданнардан килгән барлык тәкъдимнәр һәм сораулар администрация тарафыннан эшкәртүгә алынды.
Нет комментариев