Зәйнең авыл хуҗалыгы тармагы ветеранының китабы чыкты
Китап «Улым — күз нурым» дип атала.
Пимен Захаров — бөтен гомерен авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган, алдынгы карашлы кеше. Белгечлеге буенча агроном. Озак еллар районыбызның «Игенче» колхозында партком секретаре, бригадир, Куйбышев исемендәге колхоз рәисе булып хезмәт куйды. Бүгенге көндә лаеклы ялда.
Пимен Семеновичның «Улым — күз нурым» китабы улының катлаулы чирне ничек итеп җиңеп чыгуы, гаиләләре белән авыруга каршы көрәшүләре турында. Шулай ук ул китапта авторның хезмәт еллары, яшьлек чоры да тасвирлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев